Җәмгыять
29 сентябрь 2021, 05:36

Мәхәббәткә радикулит мишәйт итми!

Статистика мәгълүматларына караганда, республикада узган елда гына 60 яшьтән өлкәнрәк 571 ир-ат һәм 328 хатын-кыз рәсми рәвештә никахларын теркәгән.

Мәхәббәткә радикулит мишәйт итми!Мәхәббәткә радикулит мишәйт итми!
Мәхәббәткә радикулит мишәйт итми!

Статистика мәгълүматларына караганда, республикада узган елда гына 60 яшьтән өлкәнрәк 571 ир-ат һәм 328 хатын-кыз рәсми рәвештә никахларын теркәгән. Алар арасында 78 ир-ат һәм 37 хатын-кыз беренче тапкыр гаилә корган.

Ел башында Башкортстан шәһәрләрендә 60 яшьтән өлкәнрәк – 507,8 мең кеше, авылларда 362,1 мең кеше яшәгән.

Бөтен дөньяга хас булганча безнең республикада да гүзәл зат вәкилләре күбрәк. Ел башында 544,5 мең хатын-кыз һәм 325,3 мең ир-ат яшәгән. (Сүз 60+ турында бара).

60-74 яшьлекләр арасында һәр 1 мең иргә 1452 хатын-кыз туры килсә, 75-89 яшьлекләр арасында бу сан 2644 җиткән. Ә 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1 мең бабайга 3764 әби туры килгән.

Чыганак: Башинформ.

Читайте нас