Җәмгыять
27 сентябрь 2021, 14:17

Туризмны ничек үстерергә?

Яки әкияттәгедәй матур табигый урыннарыбыз булып та, туристлар безгә ник күпләп килми?

Туризмны ничек үстерергә?Туризмны ничек үстерергә?
Туризмны ничек үстерергә?

Сәфәр итүчеләрне үзенә җәлеп итеп торган юл буе сервисын  үстерми торып Башкортстанда зур туризмны тергезеп булмаячак. Бүген без үзебезнең юл читләрендә 25-30 ел элек төзелгән котсыз кафеларны , эченә кермәслек бәдрәфләрне, айныткычка охшаган кунып чыгу урыннарын (аларны кунакханә дип атавы читен) күрәбез. Бу аянычлы хәлне уңай якка үзгәртми торып, туристлар агымы үсүенә  өмет итә алмыйбыз. Башкортстан табигатенең могҗизага тиңләшерлек матур урыннары күп. Тик ул табигать кочагына барып хозурланыр өчен сыйфатлы юллар,  тукталганда рәхәтләнеп ял итәрлек, милли ашларыбыз белән тәмләп тукланырлык, тыныч кына йоклап чыгарлык уңайлыклар булдырылмаса, сәфәр кылучылар республиканы килгән тизлектә үтеп кенә китәчәк.

Республика җитәкчелеге  бу хәлнең җитдилеген яхшы аңлый. Хөкүмәт бу тармакны өстенлекле дип игълан итте һәм бизнес белән бергәләп чара күрергә кирәклеген белдерде. 2020 елның октябрендә 2020-2024 елларга эш концепциясе расланды. Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров белдерүенчә, 2021 елда ким дигәндә 100 яңа объект төзелергә, булган 100 объект яңартылырга тиеш. Һәм 2024 елга Башкортстанда 2 меңләп югары дәрәҗәдәге юл хезмәте нокталары булдыру планлаштырыла. Шуларның 1 меңе – яңа булмакчы. Бүгенге көндә аларның күбесе нефть бизнесына караган ягулык салу станцияләрендә урнашкан. Алар  бу өлкәне үстерүгә зур финанс ярдәм күрсәтә ала. Бу өлкәгә шәхси эшкуарларны җәлеп итәр өчен хөкүмәт инвесторларга ярдәм күрсәтү буенча моңача күрелмәгән ташламалар игълан итте. Аларга яңа объект төзү өчен җир биләмәсе гадиләштерелеп, аукционга чыгарылмый гына бирелә. Юл төзү һәм су, газ, электр челтәрләре сузу өчен 30 миллион сумга кадәр компенсация бирелә. Салым түләү буенча да ташламалар каралган. Бу тармакка аерым игътибар кирәклеге хакында 2019 елның 6 августында Раңдий Хәбиров, ул вакытта әле республика җиәткчесе вазифасын башкаручы буларак хезмәт иткәндә үк белдергән иде. Республика Башлыгы итеп сайлангач та Уфада һәм республика буенча транспорт системасын җайга салуга һәм эчке туризмны үстерүгә һәрчак зур игътибар бирелде. Дөресен әйткәндә, бу ике тема көн тәртибеннән беркайчан да төшеп тормады дисәк дә артык булмас. Хөкүмәттәге бер киңәшмәдә, туризм тармагын үстерү буенча эшләр барышы буенча докладларны тыңлагач, республика җитәкчесе “Сезнең бу докладлар һаман да бәдрәфләрнең начарлыгы һәм алар нинди булырга тиешлеге турында . Мондый докладлар туйдыра башлады. Туризм – ул зур керем китерә алырлык икътисад өлкәсе, ә анда әле булса ирекмәннәр һәм үзләре инициатива күрсәткән шәхси кешеләрне генә күрәбез. Сез бернинди яңалык та тәкъдим итмисез. Болай булса, бу тармакны шәхсән үз өстемә алырга туры килер, могаен”, – дип шелтәләгән иде. Республика  Башлыгы 8 сентябрьдә үткәргән “туры элемтә” дә дә кагылышлы сораулар күп булды. Иң күп килгән сораулар арасында туризмны үстерүгә арналганнары да бихисап булып чыкты. Төбәк җитәкчесе бу сорауга модный җавап бирде. “Эчке туризмны үстерү өлкәсендә зур эш көтә, ул матди һәм интеллектуаль өлешне үз эченә ала, кызганычка каршы, төбәк әлегә үзенең туризм мөмкинлекләрен Интернетта, социаль челтәрләрдә алга җибәрүдә артта кала, мин республика буйлап күп йөрим, туктап ял итү, хәтта куллар юу өчен бездә кайчак нормаль урыннар юклыгын да күрәм.

 Шуңа күрә без юл буе сервисы үсешеннән башларга булдык. Моның өчен тулы бер программа эшләдек. Якындагы ике ел дәвамында без бу сегментта сизелерлек үзгәрешләр күрәчәкбез. Күп кафелар, кемпинглар, заправкалар, бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Безгә бу өлкәдәге проектлар белән Русиянең башка төбәкләреннән дә инвесторлар килә. Аларны 2020-2024 елларга  республика территориясендә юл буе сервисын үстерү консепциясендә каралган ярдәм чаралары җәлеп итә. Документ нигезендә, Башкортстанда автомобиль юллары буйлап 1 мең яңа объект төзү һәм шул кадәрен үк модернизацияләү планлаштырыла. Ике елдан артык элек бездә туристлык навигациясенең бер генә билгесе дә юк иде. Без 1 меңнән артык шундый билге урнаштырдык, бу да республикага килүче туристлар өчен мөһим һәм уңайлы элемент”.

Чынлап та, юл йөрчеләр матурлап һәм аңлаешлы итеп эшләнгән билгеләрнең күбәюен исәпкә алгандыр. Ул билгеләр килгән туристлар өчен генә түгел, гомер буе Башкортстанда яшәүчеләргә дә файдалы  булачак. Бу атнада мин дә “Павловское водохранилище”дигән билгене күреп, ә анда бу юлдан барырга икән дип уйлап куйдым.

Яңарак, 20 сентябрьдә үткән оператив киңәшмәдә төбәктә 2035 елга кадәр туризмны үстерү буенча стратегик проект тикшерелде, Башкортстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе  Эльмира Туканова белдерүенчә, әлеге документ эчке һәм халыкара базарларда сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле туристик продукт булдырырга ярдәм итәчәк, республика халкын туризмга якынайтырга, шулай ук малтабарлык үсеше шартларын яхшыртырга булышачак. Проект максатына ярашлы, туристлар агымын елына 5 миллион кешегә, туристик индустрия керемен елына 25 миллиард сумга җиткерү, тармакта шөгыльләнүчеләр `санын икеләтә арттыру һәм нвестицияләр күләмен 2,5 тапкыр үстерү бурычлары куела. 2021 елның 6 аенда республикага 1,9 миллион турист килгән. Радий Хәбиров туризм комитетына проектны төбәкнең эре туристик операторлары белән җентекле тикшерергә кушты.

Башкортстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова республика Хөкүмәте утырышында “Стратегия-2035” проектын тәкъдим итте.

Төбәкләрдә туриндустрия формалаштыру буенча стратегик программалар туристик яктан алга киткән төбәкләрдә күптән бар.

Туризмны үстерү стратегиясе пролекты эчке һәм халыкара базарларда Башкортсанның сыйфатлы һәм көндәшле туристик продуктын булдыру, туристик хезмәтләрнең үтемлелеген тәэмин итү, ял һәм сәламәтләндерү, шулай ук тармакта бизнесны уңышлы үстерү өчен кирәкле шартлар булдыру максатында эшләнде. Документны эшләү барышында Русиядәге  һәм дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр өйрәнелде, алар безнең төбәк үзенчәлекләренә яраклаштырылды. “Туризмны үстерү стратегиясе -2035” өстендә эш дүрт ай дәвам итте, туристик базарда  катнашучылардан мәгълүмат җыелды. Стратегиядә Башкортстанда туристик тармакнын санлаштыру –IT платформалар белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк. Анда турист марштутларын карап чыгарга, брендларны һәм туристик продуктларны алга этәрүне тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Стратегия өч этапта 2021-2024 елларда гамәлгә ашырылачак. Башкортстанда туристик маршрутларның бердәм реестры эшләнәчәк, көндәшлеккә сәләтле продуктлар булдырылачак, аларны максатлы юнәлешләр буенча комплекслы алга җибәрү тәэмин ителәчәк. Тармак үсешенең юнәлешләре булып экотуризм, этнотуризм, елгалар буенча маршрутларны үстерү, автотуризм, медицина, социаль һәм балалар туризмы торачак. Башкортстан җәйге туристик сезонда Русиянең иң яхшы 10 төбәгенә керде. 2021 елда чит илләрдә ял итеп булмау сәбәпле. Краснодар һәм Кырым ярлары кебек юнәлешләргә ихтыҗ бик зур булды һәм туристларның барысы да анда ялларын үткәрә алмады. Шуңа күрә яхшы экологиясе булган төбәкләр, күп санлы сусаклагычлар, ял итү өчен җиһазландырылган урыннар да кирәк иде. Безнең республика нәкъ шундыйлардан,– диде Эльмира Туканова.

Күрүегезчә, алдагы елларга планнар зурдан, бүгенгесен генә сыйфатлы туризм дип әйтеп булмый. Күптән түгел Дүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев Әй елгасы буйлап туристлык вакытында бәдрәф таба алмавына дзарланды. Шшулай ук учак ягу өчен агачларның кыргыйларча киселүе һәм браконьер ысулы белән балык тотулар аның игътибарын җәлеп иткән. Сәясәтче маршрутлар буенча кәрәзле элемтәнең булмавын, кирәк чакта медицина ярдәме алу мөмкин түгеллеген дә искәртте. Бу маршрутларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә очрамаган аңа.

Эльмира Туканова моңа шулай җавап бирде.

-Һәрбер елганың үз су саклау зонасы бар һәм анда капиталь, төзелеш объектлары булдырырга рөхсәт ителми. Рөхсәт  алу мөмкин, әмма безнең илдә ул бик катлаулы. Чөнки су саклау зонасыннан 30-50 метр китү белән я урман фонды яисә авыл хуҗалыгы җирләре башлана. Безнең төбәкнең климат шартларында вакытлыча бәдрәфләр төзү мөмкин  түгел. Капиталь бәдрәфләр төзесәң, аның аерым канализациясе кирәк, алар су һәм электр челтәренә дә тоташтырылган булырга тиеш. Шуңа күрә аларны, мәсәлән, урман хуҗалыгы фондыннан алып, ял итү җирләренә күчергәндә генә төзеп була. Моның өчен аерым проект һәм инвестиция мәйданчыгы булдырырга кирәк. Елгаларда йөзү маршрутлары елына 3-4 ай гына эшли. Анда дәүләт үз хисабына бәдрәфләр төзергә тиеш түгел. Бәдрәфтән тыш, анда өстәмә инфраструктура булдырырлык инвесторларны җәлеп итү мөһим. Елга буйларында, биобәдрәфләр урнаштыру гамәлдәге законнарны бозу булып чыга һәм моның белән генә проблеманы чишеп булмаячак. Чөнки аларның төзеклеген һәм чисталыгын күзәтеп торучы кеше булмаячак. Каты калдыклар чыгаручы идарә компанияләренә махсус сакланган табигый зоналарда һәм урман фонды җирләреннән чүп чыгарып, бәдрәфләрнең торышын күзәтергә рөхсәт юк. Кыскасы,бездә андый механизм юк, – диде  Эльмира Туканова. Менә шундый чишелмәс төер килеп чыга, теләк булган очракта да Федераль законнарны узып булмый. Шул ук вакытта байлар һәм түрәләр елга һәм күл ярлары буйлап үзләренең берничә катлы йортларын салып рәхәтләнеп яшәп яталар. Аларга Федераль законны бозарга ярый, ә гади туристларга уңайлыклар тудыру  өчен бозарга ярамый булып чыга. Ни өчен шулай?

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас