Җәмгыять
26 сентябрь 2021, 07:11

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак

Кемнәрнеке?

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак
1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак

1 октябрьдән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү башланачак.

Аның күләме һөнәренә һәм яшәгән өлкәсенә бәйле булачак. Ләкин бу Путинның май указларында санап үтелгән тармак хезмәткәрләренә кагылмый ( медицина хезмәткәрләре, педагоглар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, галимнәр). Бюджет хезмәткәрләренең бу категорияләре өчен хезмәт хакы 1 гыйнвардан индексацияләнә.

Шул ук вакытта 1 октябрьдән коткаручылар, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте учреждениеләре, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак.

Хезмәт хакы уртача 4 процентка артачак. Әмма бу күрсәткеч төбәктәге вәзгыятькә һәм һөнәренә карап аерылырга мөмкин.

Төбәкләр өстәмә түләүне үзләре билгели ала, ләкин ул федераль дәрәҗәдә билгеләнгән 4проценттан да ким була алмый. Шул ук вакытта оклад нигезендә өстәмә түләүләр күләме дә арттырылачак. Мәсәлән, эш сәгатеннән тыш башкарылган эш өчен кеше күбрәк алырга тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас