

Кичә, 23 сентябрьдә, Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков ягулык сезоны башлануы турында карарга кул куйды. Шәһәр йортларына җылылык бирү 25 сентябрьдән башланачак. Карарда җылылык энергиясе белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләренә йортларга җылылык бирә башларга кушылды. Барлык сораулар буенча шәһәр халкы 2021-2022 еллардагы җылыту чорында эшләү буенча шәһәр штабының колл-үзәгенә 277-09-11 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук халык үз идарәче компаниясенә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән элемтәгә чыга ала.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль учреждениеләренә 16 сентябрьдә җылылык бирелә башлады.