

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясендә күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең диагностика үзәкләре, Республика кардиология үзәге, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.
Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар кергән.
«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясендә республиканың барлык районнары да катнаша: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.
Акция башланганнан бирле исә 73 385 кеше тикшерелгән. 43 658 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 27 146 флюорография, 16 512 маммография. 3439 кешенең канында глюкозаның югары дәрәҗәсе, 4578 кешенең канындагы холестерин дәрәҗәсе, 7183 кешенең кан басымы югары булуы ачыкланган. 388ндә шикәр диабеты, 41 кешедә туберкулез, 1770 кеше гипертония булуы, бер кеше миокард инфаркты кичерүе ачыкланган.
Табиб бригадалары үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итәләр:
- Уфа маршруты - Чишмә районында (27.09-01.10-Дурасово авылында, 04.10-08.10 - Иске Муса авылында) эшен дәвам итә.;
- Нефтекама маршруты - Илеш районында (27.09-29.09) Рсай авылында, 30.09-01.10) эшен тәмамлый.;
- Октябрь маршруты-Дәүләкән районында (27.09-29.09 Бик-Кармалы авылында, 30.09-01.10) эшен тәмамлый.;
- Стәрлетамак маршруты-Зианчура районында (27.09-29.09) дәвам итә.
- Белорет маршруты -Хәйбулла районында ( Уфа авылында- 24-28 сентябрьдә, Янтыш авылында - 29.09.09-30.09) эшен тәмамлый;
- Дуван маршруты - үз эшен тәмамлаган да инде.