

Башкортстан территориясендә нинди генә табылдыкларга тап булмыйлар!
Күптән түгел XIX гасырда яшәгән Стәрлетамак сәүдәгәре хатынының борынгы кабер ташы табылган. Табылдыкны Ишембай шәһәрендә иске йортны сүткәндә тапканнар.
Бөтенрусия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең республика бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина аңлатканча, мәрхүмә – Матрена Григорьевна Михайлова.
«Ул 1871 елда 68 яшендә вафат булган. Хәзер һәйкәлне кая куярга дигән сорау хәл ителә. Бу кеше турында нинди дә булса мәгълүмат бар икән, хәбәр итүегезне сорыйм»,-дип язган социаль челтәрләрдә үз битендә Мәүлимшина.
Белгечләр фикеренчә, кабер ташының хатын җирләнгән урыннан еракка “күчүе” дә ихтимал, чөнки бу урында мәрхүмәнең җәсады табылмаган. Бу хәл 1917 елгы революция вакытында булырга мөмкин.