Җәмгыять
24 Сентября 2021, 08:50

Хоббины бизнеска әйләндергән

“Үз эшләремнең кыйммәтен яхшы беләм”, - ди Нурия.

Хоббины бизнеска әйләндергәнХоббины бизнеска әйләндергән
Хоббины бизнеска әйләндергән

Эпоксид сумаланың нәрсә икәнен беләсезме, дуслар? Ә менә Нурия Мостафина исемле ханым белә. Уфада яшәүче рәссам  эпоксид сумаладан картиналар иҗат итә. Кызның сүзләренә караганда, Башкортстанда моңа кадәр мондый эшне берәү дә эшләмәгән.

Нурия: “Сумала ярдәмендә картиналарны тиз ясап була – сумала 48 сәгать эчендә кибә. Шуңа күрә шушы материалны сайладым”, - ди ул.

Уфалы ханым  картиналар гына түгел, өстәлләр, поднослар, куеп кисә торган такталары бизәү белән дә шөгыльләнә. Хәтта сәгатьләр ясый!

- Миллион сум акчалар эшләгәнем юк, тик үз эшләремнең кыйммәтен яхшы беләм, беркайчан да аларны очсызга бирмим. Эпоксид сумала – кыйммәтле  материал. Зур булмаса да, файда китерә, - дип ул.

Рәссам  киләчәктә укытучылык эше белән шөгыльләнергә тели, шулай ук эшләрен  чит илгә сатарга планлаштыра.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас