

"ПРОФ-IT.2021" форумында үткән төбәк мәгълүматлаштыру IX Бөтенрусия конкурсында «Республика белән идарә итү үзәге» проекты «Дәүләт һәм муниципаль идарә: ситуацион үзәкләр һәм карар кабул итү үзәкләре» номинациясенә лаек булды.
Финалга өч проект чыккан. Болар: "Ростов өлкәсенең дәүләт хакимияте органнарының цифрлы трансформациягә әзерләнү буенча мониторинг үзәге"
"Краснодар краеның Сәламәтлек саклау белән идарә итү ситуацион үзәге"; "Башкортстан Республикасының идарә итү үзәге"
Икенче һәм өченче урыннарда Красноярск крае һәм Ростов өлкәсе проектлары.
Исегезгә төшерәбез, быел конкурска барлыгы 251 гариза бирелгән булган, ә финалга 50 генә проект чыккан.
"ПРОФ-IT.2021" форумы кысаларында «Дәүләт идарәлеге карарларын кабул итү өчен инфраструктура. "Республика белән идарә итү үзәге" - цифрлаштыру драйверы буларак" темасына сөйләшү үткән.
Катнашучылар «гражданин-дәүләт» кире элемтә системасында югары технологияләрне куллану турында фикер алышканнар.
«Төбәкләр диалогы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлыгының беренче урынбасары Кирилл Истомин билгеләп үткәнчә, "Республика белән идарә итү үзәге" бик зур мәгълүмат массивлары белән эшли, шуңа бәйле рәвештә эшкәртү процессларын автоматлаштыру буенча карарлар бик кирәк. «Бүген тест режимында нейрочелтәр эшли, алар ярдәмендә халыкның мөрәҗәгатьләрен мөһимлеге буенча автомат рәвештә аерырга мөмкин. Зур мәсьәләләр шунда ук хакимият каравына эләгә. Аналитикада нейрочелтәрне куллану, интернет аша мөрәҗәгатьләр артуга карамастан, вакытлы ресурсларны шактый киметергә сәләтле", - дип сөйләде Истомин.
"Безнең бурыч – кешеләр кая һәм кемгә барырга дип аптырап йөрмичә, дәүләткә турыдан-туры чыгып, теләсә нинди соравын бирә алуы", – дип белдерде Кирилл Истомин.