

22 сентябрьдә Австриянең Граце шәһәрендә EuroSkills Graz 2021 профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды. Ул 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чемпионатны ачу тантанасында Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, профессиональ осталыкны үстерү агентлыгының генераль директоры (Ворлдскиллс Россия) Роберт Уразов катнашты.
Ярышлар Шварцль күлендәге «Күнекмәләр авылы»нда 38 төп һәм 10 презентацион компетенция буенча узачак. Чемпионатта 31 илдән 400 гә якын кеше катнаша.
Русия җыелма командасын сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елгы «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты финалы нәтиҗәләре буенча формалаштырдылар. Аңа илнең 15 төбәгеннән 57 конкурсант кергән. Башкортстан данын Сибай күппрофильле һөнәри көллиятен тәмамлаган Илнур Шәйхисламов яклый. Ул «төзелеш эшләре» категориясендә «Ташны архитектур эшкәртү " компетенциясендә чыгыш ясый.
Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы Уфада 2021 елның 25-29 августында узды. Башкортстан башкаласына Русиянең 76 төбәгеннән 1 786 конкурсант килде. Гомуми медаль зачетында республика җыелма командасы 62 медаль яулап, икенче урынны алды.
Белешмә:
EuroSkills чемпионаты - 25 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәри осталык буенча Европада иң зур халыкара ярыш. Ул ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe катнашучы илләрнең берсендә уза.
2018 елда Будапештта узган EuroSkills чемпионатында Русия җыелма командасы гомуми медаль зачетында беренче урынны алды, ә 2019 елда Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында икенче урын иясе булды.
2023 елның августында Русия беренче тапкыр Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча EuroSkills Европа чемпионатын кабул итәчәк.
Чыганак: glavarb.ru