Җәмгыять
23 сентябрь 2021, 15:05

Баймакта мәктәп водительләре арасында конкурс узды

Конкурста 28 кеше катнашкан.

resbash.ruresbash.ru
Фото:resbash.ru

Конкурс программасына теория һәм практика өлеше дә кергән. Водительләр балаларны ташыганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, автомобиль төзелешен белүләрен күрсәтте. Практик өлештә конкурста катнашучылар билгеләнгән вакытка фигуралы маневрлар да башкарды.

Кискен көрәштә  конкурста җиңүчеләр билгеләнде. “ПАЗ” номинациясендә Беренче Эткол, Ярат авыллары һәм Баймак шәһәренең 1 санлы мәктәбе водительләре иң яхшылары дип табылды.

“ГАЗ” номинациясендә районның Нигәмәт,  Йомаш авыллары мәктәбе һәм   мәгариф бүлеге водительләре җиңүче исеменә лаек булды.

Җиңүчеләргә мәгариф бүлегеннән почет грамоталары һәм акчалата бүләкләр тараттылар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас