Җәмгыять
22 сентябрь 2021, 17:17

Ольга Панчихина балалар омбудсмены булырга мөмкин

Иртәгә бу хакта төгәл мәгълүматны әйтәчәкләр.

veteranrb.ruveteranrb.ru
Фото:veteranrb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга  Бала хокуклары буенча вәкил вазифасына Ольга Панчихина кадидатурасын тәкъдим итте.

–Кандидатура 23 сентябрьдә Дәүләт Җыелышының пленар утырышында депутатлар тарафыннан каралачак. Бала хокуклары буенча вәкил сайланган депутатларның күпчелек тавышы белән билгеләнә, – диде парламент рәисе Константин Толкачёв. – Ольга Панчихина – билгеле кеше, аның хакта тәфсилләп сөйләп тору кирәкми. Җәмәгать эшләрендә зур тәҗрибәгә ия,  ул – республиканың Иҗтимагый палатасын җитәкләгән  кеше, актив эшчәнлек алып бара, күп социаль, хәйрия һәм белем бирү проектлары авторы. Хокук саклау эшчәнлеге сорауларын тирәнтен аңлый. Балаларны яклау кебек мөһим өлкәне аңа ышанып тапшырырга мөмкин  дип  уйыйм.

Бала хокуклары буенча вәкил БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында ант итүдән башлап вазифада дип исәпләнә. Ольга Панчихина  бу постта Милана Скоробогатованы алмаштырачак. М. Скоробогатова үз вазифасында 11 ел эшләде һәм Дәүләт Җыелышы депутаты булып сайланды.

 Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас