Җәмгыять
22 сентябрь 2021, 15:48

Кемне якларга: кешеләрнеме әллә хайваннарнымы?

Бөтен терлекләрне чиплап исәпкә алганда гына алар безгә хәвеф чыганагы булудан туктый, ди ветеринар Азат Шәйәкбәров.

Кемне якларга: кешеләрнеме әллә хайваннарнымы?Кемне якларга: кешеләрнеме әллә хайваннарнымы?
Кемне якларга: кешеләрнеме әллә хайваннарнымы?

Кеше сәламәт булсын өчен, ул иң беренче чиратта, сәламәт ризык белән тукланырга тиеш. Көндәлек ризыкларыбыз исемлегенә кергән сөт, эремчек, май, каймак, ит, йомырка, бал һәм башкалар сыйфатлы булганда гына хәвеф тудырмый. Бу нигъмәтләрнең сыйфатлы сагында ветеринарлар – мал табиблары тора.

Кешелеләрне генә түгел, вируслар, инфекцияләр янаган кош-кортларыбызны, йорт хайваннарыбызны да яңа төр йогышлы, куркыныч авырулар сагалап кына тора. Бер генә баш сыер, дуңгыз яки кош авыру йоктырса да тоташ көтү яки ферманы кичекмәстән юкка чыгарырга туры килә. Авыл хуҗалыгы зур югалтулар кичерә. Шәхси хуҗалыкта күз төбәп торган бердәнбер сыерың яки атың авырып үлсә, бу инде – бер зур югалту. Мондый күңелсез хәлләргә  юл куймас өчен тәҗрибәле һәм белемле ветеринарлар кирәк. Алар җитәрлекме? Малларыбыздан безгә хәвеф янамыймы? Бу атнада мал табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләгән көннәрдә миңа Миякә якларында булып, районның ветеринария станциясе начальнигы Ирек Зәбир улы Саяхов белән аралашырга туры килде.

-Ирек әфәнде, бәйрәмнәр котлы булсын.

–Кем әйтмешли, бәйрәмнәр үтә дә китә.  Ә көндәлек мәшәкатьләр ел буена дәвам итә. Аеруча җәй көннәре маллар көтүдән  зыянлап кайтса, ветеринарга төнгелеккә дә эш килеп чыгып тора. Иртә яздан терлекләргә прививкалар ясап чыгу да йорт хайваннарының саулыгын кайгырту буенча төп эшләрнең берсе булып тора. Яңа туган балага төрле прививкалар эшләгән кебек,  йорт хайванына, кош-корт, терлек, җәнлекләргә шундый ук игътибар кирәк. Вакытында прививка ясаганда һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәгәндә генә терлекләрнең сәламәтлеген саклап була. Мәсәлән, узган ел 43821 баш  мөгезле эре терлек туберкулез һәм 22523е бруцеллез һәм лейкозга тикшерелде. Шундый ук тикшерүләр 1026 баш атка да уздырылды. Узан елда 42609 эре мөгезле терлек, 22745 ат һәм 14900 сарык һәм кәҗә малына түләмәдән ( себер язвасыннан ) вакцина эшләнде. Котыру чиренә каршы да елның елында прививка эшләнә.  Шәхси хуҗалыклардагы песи һәм этләр дә читтә калмый. Шул ук вакытта  хуҗасыз хайваннарны, эт һәм песиләрне аулау, стерильләштерү эшләре дә башкарыла. Бу уңайдан район гәзите битләрендә даими аңлату эшләре алып барабыз.

 Белүегезчә, соңгы елларда бал кортларның агуланып үлү очраклары да арта бара. Безнең Миякә якларында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Шулай булгач, бу яклап та ветеринарларга эш өстәлә. Һәрбер  умарталыкның паспортын һәм умарта гаиләләрен кайларга күчереп йөртәчәкләрен билгеләгән маршрут  кәгазен эшләргә кирәк. Умарта гаиләләренең күпләп үлүенең сәбәбе – элеккечә үк фермерларның зарарлы бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы гербицидлар һәм пестицидлар куллануы. Алар үлеп бетеп, басуларны серкәләндерүче булмаса, уңыш та булмаячагын белеп торабыз, югыйсә. Шуңа күрә  ел саен үлгән кортларны һәм яңа токымнарны төрле  авыруларга тикшерү үткәрәбез. План буенча бара бу эш. 2021 елда да без кимендә 220 тикшерү үткәрергә бурычлыбыз. Апрель уртасыннан үлгән кортлар тикшерү үткәрү өчен Башкортстанның фәнни җитештерү – ветеринария лабораториясенең Бәләбәй филиалына  җибәрелә. Бүген Миякә ветеринария станциясендә 42 кеше хезмәт сала. Шуларның 14е –  ветеринар-табиб, 12се – ветфельдшер һәм 11 – санитар техник эшчеләр. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 28 мең сум. Быел аны 30 меңгә җиткерергә исәп тотабыз. Куелган бурычларны  тиешенчә үтәр өчен кирәкле операция инструментлары да, күчмә рейдлар өчен техникалары да бар. Күптән түгел Җилдәр ветеринария – дәвалау үзәгенә дә яңа җиңел машина тапшырдык.  Үзәкне күп еллар шушы авылда үскән Азат Шәйакбәров җитәкли. Алар якын тирәдәге 10 авылны хезмәтлдәндерә. Мал һәм йорт хайваннары саны буенча да ул районнарда иң эреләрдән санала. Эшләре дә уңышлы гына бара, дип

Ирек Зәбир улы безне әлеге үзәккә алып керде. Дәвалау үзәгенә хуҗалары песи, һәм немец овчаркасын алып килгәннәр иде. Бак дисәң, аларны тамгаларга, төгәлрәк әйткәндә, чипларга алып килгәннәр икән.

-Бу эшне узган елдан ныклап алып барабыз. Йорт малларын мәҗбүри исәпкә куюны билгеләүче нормалар 2015 елда ук “Ветеринария турында”гы законда кабул ителгән иде. Әмма аерым закон актлары эшләнми килде. Инде тиешле закон актлары әзерләнгәч, ил буенча йорт хайваннарының рәсми исәбе алына башлады. Рәсми теркәү кирәклеген бүген барыбыз да аңлыйбыз. Бу мал хуҗаларының җаваплылыгын арттырачак. Идентификация – ул 11 хәреф һәм саннардан торган уникаль номердан гыйбарәт. Шуны һәрмалга тагып, аларның бердәм электрон базасын булдырыла. Анда мал хуҗаларының исем шәрифләре, малның кайда асралганлыгы, ясалган прививкалары языла. Тире асты электрон чипларында бар мәгълүмат күрсәтелгән. Аларга карап, малның, песи яки этнең кайда йөрегәнлеген белергә мөмкин. Берәдәк этләр күбәйгән җирләрдә дә бу ярдәмгә килә. Гомумән, идентификацияләүнең уңай яклары күп. Иң мөһиме, ул чит төбәкләрдән авыру мал һәм хайваннар кертүгә киртә булачак. Авыру хайваннар яки умарталар кертү аркасында безнең якларда да көтүләр һәм умарталыклар зарарланган очраклар күзәтелде. Берәдәк этләрнең кешеләргә ташланып, хәтта  үлемгә китергән очракларны да күреп, ишетеп торабыз.  Шушы уңайдан, республика ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншинның сүзләрен китереп үтәсе килә:

-"Без ике ут арасында. Мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты хайваннарның кешегә ташлануы,  ә 20 проценты – аларга кырыс мөнәсәбәт турында. Бу шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да социаль проблема булып тора. Бүген бездә 189 мең эт һәм 156 мең песи исәпләнә. Берәр хәл була калса, хайванның хуҗасын ачыклау, димәк, аны җаваплылыкка тарттыру кыен",– диде ул бер чыгышында. Барлык терлек, йорт хайваннарына тугач та чип куеп барсак, бар да тәртиптә булачак. Бар дөнья шушы кагыйдәләр буенча яши. Шуңа, иртәме-соңмы, бездә дә шулай булачак. Эт белән песи – уенчык түгел. Аларга да аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Шул ук вакытта, аларның хуҗалары да җаваплылыкны онытмаска тиешләр.

Бу атнада мал исәбен алу айлыгы тәмамланды. Бу кирәк чарамы?

-Бу чара авыл хуҗалыгының торышы һәм структурасы, аның мөмкинлекләрен, аны тулы куәтенә файдалану турында рәсми статистика булдыру максатында үткәрелә. Әлеге кампания авыл хуҗалыгының, җитештерү тармагы буларак, нәтиҗәлелеген арттыру өчен дә кирәк. Арттарак барган тармакларга дәүләт ярдәме чаралары әзерләү өчен дә кирәк ул. “Малисәп” алучылар   планшет белән генә йөри һәм кәгазь бланклар тутырып утырасы юк. Бу саннар хөкүмәткә барып җитеп, авылларны үстерүгә, терлек асраучыларга, иген үстерүчеләргә дәүләт ярдәме арттырылыр дигән өмет белән яши авыл халкы. Авылларыбызда көтүләр елдан-ел азаюга таба бара. Бу, иң элек,  бу мал азыгының кыйммәтләнүенә бәйле. Мал асрау бик кыйммәткә төшә, шуңа күпләр сыерларны бетерергә мәҗбүрләр.

Мал исәбен алу ветеринарлар өчен дә бик кирәк дип уйлыйм. Терлекчелек тармагы  кайсы юнәлештә үсешә, аларның саулыгын саклар өчен күпме дару һәм вакцина шуларны күзалларга да ярдәм итә ул. Әлбәттә, ветеринар күңелен борчыган киңәшләрен, теләкләрен бер җөмләдә генә әйтеп бетерә алмагандыр. Хушлашканда ул янә бер проблемага аерым тукталып үтте:

-Берәдәк этләрнең төркемнәргә берләшеп һөҗүм итүләре елдан-ел арта баруы да бик нык борчый безне. Алар кош-кортка, йорт хайваннарына гына түгел, балаларга, хәтта өлкән кешеләргә дә ташлана. Шәһәр урамнары буйлап меңләгән ташландык эт һәм мәчеләр йөри. Авылларда да аларның саны арта. Авылларла бу эш белән җирле хакимият шөгыльләнергә бурычлы. Этләр һәм мәчеләр бик тиз үрчергә сәләтле. Шуңа күрә җирле хакимиятнең төп бурычы – мәчеләрне һәм этләрне стерильләштерүне җайга салу. Хайваннарны яклаучылар моңа каршы, әлбәттә. Тик моңа алмаш юк , җәмгыять үзе үзгәреп, хайваннарны урамга чыгарып ташламый башлагач кына бу мәсьәлә хәл ителәчәк.

Ветеринар буларак, мин дә хайваннарны якларга тиешлемен. Тик дәвалау белән яклау арасынла аерма зур. Котыру чиреннән ел саен дөньяда 65 меңләп кеше үлә. Чирле хайван тешләгәннән соң аның селәгәе яраланган урынга эләгә һәм кешенең нерв системасын зарарлый. Кеше бик җәфаланып, тын ала алмыйча, йөрәге туктап үләргә мөмкин. Шулай итеп, хайваннарны якларгамы, әллә кешеләрнеме дигән гыйбрәтле сорау килеп туа. Йорт хайваннарының барсы да чипланса, алрның хәл-торышы ветеринарларның һәрчак күз уңында булачак. Авырулары тиз арада ачыкланып, дәва алачак. Бу–  безнең төп бурыч.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас