

Токио шәһәрендә үткән Җәйге Олимпиада уеннарында җиңү яулап, медаль белән кайткан спортчыларга РФ Президенты Владимир Путин 129 BMW автомобильләре - X5 30d, X3 30d и X3 20d кроссоверлары бүләк итте. Кайбер спортчылар аларны сатарга игълан биргән. Дәүләт Думасы депутатларының бу уңайдан үз фикере. Депутат Светлана Журова әйтүенчә, күп спортчының торак мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бу машиналарның хакы исә Мәскәүдәге фатир хакы белән бер.
Бүгенге көндә BMW X5 XDrive30d - 6 190 000, X3 xDrive30d — 5 210 000, ә X3 xDrive20d — 4 520 000 сумнан башлана.
Чыганак: auto.mail.ru