Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2021, 13:16

Бурычларын түләмиләр

Шул сәбәпле биш миллион кеше чит илгә чыга алмый. 

Бурычларын түләмиләр
Бурычларын түләмиләр

Русиядә бурычлылар саны артканнан-арта бара, шул сәбәпле биш миллион кеше чит илгә чыга алмый. Мәгълүм булуынча, әгәркредит, ипотека, алимент, коммуналь хезмәтләр кебек социаль түләүләр буенча бурыч җыелган кешегә, закон нигезендә Русия Федерациясеннән читкә чыгу чикләнә.

1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә бурычлылар якынча бер миллион кешегә күбәйгән.

 Гадәттә, матди яктан авырлык күрүчеләр, фәкыйрьрәк кешеләр, бурычка  акча алсалар (күршесеннәнме, яйсә банктанмы – мөһим түгел), аны тизрәк кире кайтарырга тырыша.  Ә җитеш яшәгән кешегә барыбер җитми, өсте-өстенә кредит җыя,  тиешле салымын да, штафларын да түләргә ашыгып бармый. Алимент турында әйтәсе дә юк - суд приставларының көн кадагындагы мәшәкатьләренең берсе - алиментчыларны аулау. Үз баласына акча кызганган оятсыз, җавапсыз кешеләр турында нәрсә әйтәсең инде... Бурычлылар саны биш миллионга җиткән дисәләр дә, коллекторлар мәгълүматларына караганда, ул  җиде миллион, имеш. Булыр да...Статистиканы илдәге икътисади кризис та ару гына күтәрде. Коронавирус аркасында эшләрен югалтучылар, хезмәт хакларын вакытында ала алмаучылар аз булмагандыр. Мондый вакытта халыкка кредит, коммуналь хезмәт өчен түләү түгел, ә тамак туйдыру, чирдән соң тернәкләнү мөһимрәк.

Болай да, безнең халык бурычлы булып яшәргә өйрәнеп бара инде. Шундый кешеләрне шәхсән беләм, бурычлары була торып та, тагын әҗәткә акча алып, чит илгә ялга барып кайталар, кыйммәле телефоннар, өйләренә яңа җиһаз-техникалар алалар. Ә бит бурычны кайтару – беренче чиратта торырга тиеш.

Ярый әле андыйларны аулау өчен махсус закон бар - чит илгә чыгармый башладылар. Бер ир үз баласына алимент түләмичә качып йөреп, 400 мең бурычы җыелган. Аэропортта моны тоткарлаганнар. Шушы минутта ук чыгарып салган 400 меңен. Баласы ачмы-ялангачмы, аны-моны уйламаган, тыныч күңел белән диңгезгә ял итәргә барырга уйлаган. Шулай да күпләр  чемоданнарын тотып, аэропорттан кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр була.  Шундый күңелсез хәлгә тарымас өчен берәр җиргә барырга ниятләгәндә, бурычларны кимендә бер ай алдан бетерергә кирәк. Бурычларымны аэропортта түлим, дип, өметләнеп, юлга кузгалырга ярамый. Суд приставлары аэропортларда махсус акцияләр үткәргән сәгатьләргә туры килгән очракта гына, теге ир кебек, бәхет елмаерга мөмкин. Ә алар мондый акцияләрне көн саен үткәрми.

Түләү башкарылганлык турында мәгълүмат федераль органнарга, шул исәптән таможняга барып җиткәнче шактый вакыт кирәк.

Бурычларын түләмиләр
Бурычларын түләмиләр
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: