Талпаннан зыян күрүчеләр җәй уртасында да очрап тора. Республикада быел 13 кеше энцефалит һәм боррелиоз белән чирләгән. Эпидемия сезоны башланганнан алып 7403 кешегә талпан кадалган, шуларның 2700е — балалар. Шулай да үткән елга караганда бу сан 16% ка кимрәк, дип хәбәр ителә. «Республиканың гигиена һәм эпидемиология Үзәге лабораторияләрендә 7883 талпан тикшерелгән, аларның 1,1процентында энцефалит һәм 28,5 процентында боррелиоз барлыгы ачыкланган », — дип хәбәр итте төбәктәге Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Галина Пермина. Шулай ук, ул билгеләп үтүенчә, ел башыннан республикада талпан энцефалиты белән авыруның дүрт очрагы һәм талпан боррелиозы эләгүенең тугыз очрагы теркәлгән.