Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2021, 09:47

Бу – яңалык!

Осталар бөтенрусия сәүдә платформасында.

Бу – яңалык!
Бу – яңалык!

Осталар бөтенрусия сәүдә платформасында.

 

 

Башкортстанның халык-сәнгать һөнәрләре өлкәсендә эшләүче  утыздан артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты үзенең уникаль эшләнмәләрен быел ел башыннан инде "Осталар ярминкәсе" махсус Русия платформасында тәкъдим итә.

 

 

Эшкуарларны тармак электрон маркетплейсына чыгару проекты беренче тапкыр Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы тарафыннан агымдагы елның гыйнварында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады.

- Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгару проектын гамәлгә ашыру безнең һөнәрчеләр бизнесын үстерү, үсешнең яңа нокталары, маркетплейсның зур аудиториясенә керү өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Җитештерүче сату процессына һәм аны озата баруга вакытны сарыф итми, маркетинг һәм реклама чыгымнары кыскара. Гомумән, бу һөнәрчегә һөнәр белән хобби буларак түгел, ә һөнәри эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Хезмәт күрсәтү камилләшәчәк, - дип сөйләде Халык-сәнгать һөнәрләре үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина.

Бу – яңалык!
Бу – яңалык!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: