Уфа шәһәренең “Волна” скверында традицион чара үтте: 2 август көнне анда зәңгәр беретлылар җыелып, яуда һәлак булган десантчыларны искә алалар һәм аларның һәйкәленә чәчәкләр салалар.
Быел Русиядә Һава-десант гаскәрләре оештырылуга 91 ел тулды.
Чараны – “Башкортстан Республикасы десант гаскәрләре һәм спецназ ветераннары” төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. РФ Дәүләт Думасы һәм БР Дәүләт Җыелышы-Королтай депутатлары да килгәннәр иде.
2 август – ВДВ ветераннарының традицион очрашу көне дә. Күпләр бу бәйрәмгә гаиләләре, балалары белән киләләр. Хатирәләр белән бүлешәләр, шаяралар, көләләр.
Очрашуда катнашучыларны РФ Дәүләт Думасына 7 нче чакырылышта депутат булган Рафаэль Мәрдәншин котлады. Ул үзе дә заманында армиядә ВДВ гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Бер минут тын калып араларыннан киткән яугир дусларын искә алдылар.
Мондый чаралар бүген республиканың бөтен район, шәһәрләрендә дә үтте.