Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2021, 22:33

«30 000 удар» документаль фильмы күрсәтелде

Фильмның герое - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев.

«30 000 удар» документаль фильмы күрсәтелде
«30 000 удар» документаль фильмы күрсәтелде

 Кичә Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы булды.

Фильмның герое - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев. 2020 елның сентябрендә ул Эльбрусның (5642 метр) биеклеген яулады. Кулларында гына ул шул араны үтте! Бу - альпинизм тарихында беренче тапкыр булган хәл.

Безнең фильм - мөмкин булмаган әйберне эшләргә, башкарырга җөрьәт иткән спортчы тарихы. Үз-үзенә һәм бөтен шикләнгән кешегә ышанычның могҗизалар тудыруын раслаган кеше турында. Бу - үз көчсезлекләреңне, физик чикләүләрне һәм авыртуларны мәхәббәт хакына җиңү һәм яшәргә теләү турында сөйләшү. Амфитеатр тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Фильм кояш баегач башланды. «Республикада минем өчен җанатып торучы шул кадәр дусларым булуы мөһим. Карарга килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бу безнең уртак казанышыбыз булды, - дип сөйләде Рөстәм . - Шулай ук Радий Хәбировка рәхмәтемне битеерәм. Бу фильм тарихта калачак һәм аны безнең балалар карый алачак. Минемчә, ул меңләгән кешене рухландырыр, күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итәр", - диде ул.

«30 000 удар» документаль фильмы күрсәтелде
«30 000 удар» документаль фильмы күрсәтелде
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: