Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез, 22 июльдә, республикада 29-34 градус эссе булуы көтелә. Кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгырлар явачак, боз төшүе дә ихтимал. Төнлә һава температурасы 15-20 градус торачак.
Шимбә көнне, 24 июльдә, эсселек кими башлаячак. Көндез һава температурасы - 22-27 градус, ә төнлә 13-18 градуска кадәр төшәчәк.
Башкортстанның көньяк-көнчыгышында бу көннәрдә эсселек сакланачак, +32 градус булуы көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак, төньяк-көнбатышта көчле яңгыр гына түгел, боз явуы да ихтимал.
Фото: wallhere.com