Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 14:18

«Сәламәтлек поезды» Башкортстан буенча йөрүен дәвам итә

 Бу көннәрдә табиблар Благовещенск, Мәчетле, Бәләбәй, Стәрлетамак һәм Борай районнары халкын тикшерәчәкләр.

«Сәламәтлек поезды» Башкортстан буенча йөрүен дәвам итә
«Сәламәтлек поезды» Башкортстан буенча йөрүен дәвам итә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәгеләрне хәбәр итә:

"Сәламәтлек поезды" Башкортстан буенча йөрүен дәвам итә. Бу көннәрдә табиблар Благовещенск, Мәчетле, Бәләбәй, Стәрлетамак һәм Борай районнары халкын тикшерәчәкләр.

Халыкны терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башка белгечләр кабул итә. Республика буенча алар 43 меңнән артык кешене караган, һәм эшләр әле дәвам итә.

 Куркыныч авырулар – онкология, диабет, туберкулез, йөрәк-кан тамырлары чирләрен ачыклаганнар. Иң мөһиме – вакытында тикшерерлгәннәр. Чирнең иртә стадияләрендә дәвалана башлау - гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә.  Авыл халкына сәламәтлекләре турында кайгыру авыр. Шуңа күрә “Сәламәтлек поезды” аларны көтә. Акция 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнага расписаниене түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/381984/

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: