Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2021, 21:35

Шешәдәге яки мичкәдәге куасмы?

Эчемлекне сайлаганда кайсысына өстенлек бирергә соң?!

Шешәдәге яки мичкәдәге куасмы?
Шешәдәге яки мичкәдәге куасмы?

Балачакта мичкәдән эчкән куасны искә төшерсәк, ул тәме белән хәзерге кибетләрдә сатылганнан бөтенләй аерыла. Чөнки анда бу кадәр консервантлар һәм өстәмәләр кулланылмаган, күрәсең?

Совет чорында куас классик технология буенча эшләнгән. Хәзер исә классик технологиядән тыш, җитештерүчеләр башка төрләрен дә куллана. Яңа ысулда әзер кислоталар да кушыла.

Элекке һәм бүгенге технология нәтиҗәсендә чыгарылган продуктлар составындагы  файдалы матдәләр буенча  аерылмый. Ә тәме буенча һәркемгә нинди ошый инде.  Шулай да мичкәдәге куас санитар гигиена күзлегеннән караганда заводта тутырылганнан калыша, әлбәттә. Консервантларга килгәндә, аны куаска өстәргә рөхсәт ителми дә соң, кем белә инде.   

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: