Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2021, 11:09

Бүләкләрне кемнәр отты?

Акциядә катнашуның төп шарты - 2021 елның 2 яртыеллыгына гәзиткә язылырга һәм квитанцияләр күчермәсен хат белән редакциягә юлларга кирәк иде. 1000гә якын хат килде! Һәм әлеге уенда отучыларны билгеләүдә ярдәм итү өчен без “Мунча ташы” татар эстрада театры артисты, якташыбыз – Рөстәм Хәсәновны чакырдык.

Бүләкләрне кемнәр отты?
Бүләкләрне кемнәр отты?

 Хөрмәтле дуслар! Гәзиткә язылучылар арасында ”Өмет” белән бергә” акциясенең чираттагы этабы тәмамланды һәм без уенда отучыларны билгеләдек. Акциядә катнашуның төп шарты - 2021 елның 2 яртыеллыгына гәзиткә язылырга һәм квитанцияләр күчермәсен хат белән редакциягә юлларга кирәк иде. Уен шартлары һәм бүләкләр турында “Өмет” гәзитенең үткән саннарында һәм интернеттагы сайтыбызда хәбәр итеп тордык.

Биш җиңүчегә бүләккә электр пычкысы, триммер, чәйнек, блендер, җиләк-җимеш киптерү өчен электр җайланмасы уйнатылды.

Дуслар, сездән 1000гә якын хат килде! Без аларның һәрберсен ачып укып, аерым җыя бардык. Һәм әлеге уенда отучыларны билгеләүдә ярдәм итү өчен без “Мунча ташы” татар эстрада театры артисты, якташыбыз – Чакмагыш егете Рөстәм Хәсәновны чакырдык. Барлык хатларны өстәлгә таратып салдык. Алар арасыннан Рөстәм 5 конвертны тартып чыгарырга тиеш иде. Бу минутларда без генә түгел, күрүебезчә, Рөстәм үзе дә дулкынланды. Чөнки бары биш кеше генә бүләкле булачак.

- Әлбәттә, дулкынланам, чөнки берсен дә бүләксез калдырасы килми бит. Шулай да бу җаваплы эшне миңа ышандырып тапшыргач, үз-үземне ничек тә кулга алам инде (көлә). Дөресен әйтим, моның кадәр хат өемен мин үз гомеремдә беренче тапкыр күрәм. “Өмет”нең дуслары, язылучылары күп булуы горурлык хисе уята. Чын күңелдән шатланам, димәк, гәзитне яраталар, укыйлар, ә иң мөһиме - ышаналар, - ди Рөстәм. 

Шулай итеп, менә алар бүләкләр отучылар: Борай районы Зур Бадрак авылында яшәүче Гөлфия Нәҗметдинова, бүләккә – триммер; Бишбүләк районы Кеңгер-Мәнәвез авылында яшәүче Рифат Әхмәтовка – электр пычкысы; Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында яшәүче Мөслимә Багаутдиновага – электр чәйнеге; Уфа шәһәрендә яшәүче Хөснуллинага С.Ф – блендер; Дүртөйле районының Өчбүлә авылыннан Зөлфия Гыйльметдиновага - җиләк-җимеш киптерү өчен электр җайланмасы.

Бәхет елмайган, бүләк откан укучыларыбызны котлыйбыз! Без сайлаган бүләкләрнең игелеген күрсеннәр. 8-(347)-273-94-38 номеры аша безнең белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.

Конвертларны сайлап алганны без видеога да төшердек, моны сез “Өмет”нең “Вконтакте” төркемендә карый аласыз.

Ә калганнар, бүләк миңа тимәде дип, күңелегезне төшермәгез. Чөнки һәр атнаны йортыгызга килүче “Өмет” үзе зур бүләк бит. “Өмет”кә язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм безнең киләсе акцияләрдә катнашыгыз!

Ә уенны без 2022 ел өчен гәзиткә язылучылар арасында дәвам итәбез. Бәлки, бүләкләр сезне алда көтеп торадыр. Гәзит укучыларның һәркайсының акциядә катнашу һәм приз оту шансы бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: