Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2021, 11:27

Исерекләрне тотачаклар

Бәйрәм алдыннан рейдлар үтәчәк. Бу көннәрдә юлларда аеруча сак һәм тәртипле булыгыз.

Исерекләрне тотачаклар
Исерекләрне тотачаклар

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш руль артына утыру, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш йөртү тора. Алда озайлы яллар. Шул уңайдан БР ЮХХДИ матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә:

 

"Хөрмәтле республика халкы һәм килгән кунаклар! Республикада ял һәм бәйрәм көннәре алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм андый хәлләрне булдырмау максатыннан машина йөртүчеләрне тикшерү буенча киң күләмле профилактик чаралар узачак. Исерек шоферларны тотуга аерым игътибар биреләчәк. Рейд чараларында катнашу өчен Эчке эшләр министрлыгының башка бүлек хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк. Бу автомобиль юлларында тәртип саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында оештырыла."

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: