Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 18:03

Талпаннар җәй дә һөҗүм итә

Бер атна эчендә 200 кешегә талпан кадалган.

Талпаннар җәй дә һөҗүм итә
Талпаннар җәй дә һөҗүм итә

 Талпан кадалып, республиканың медицина оешмаларына барлыгы 7232 кеше (бер атнада 196 кеше), шул исәптән 2517 бала (атна эченде 82 бала) мөрәҗәгать иткән. Былтыр шушы вакытта төбәктә 8445 очрак теркәлгән булган, шуларның 3213е балалар. Балалар өчен җәйге ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында 914,7 гектар мәйданда талпанга каршы чаралар күрелгән. Башкортстанда 4 гектардан артык җирне акарицид белән эшкәрткәннәр. Талпан вируслы энцефалиты – кискен йогышлы авыру. Ул үзәк нерв системасын зарарлый. Бу авырудан кеше инвалид булып калырга, хәтта үләргә дә мөмкин. Талпан инфекцияләре кешегә авыру талпан кадалуның беренче минутларында селәгәй белән йога. Талпан урманда, урманлы паркларда, бакча участокларында, киемгә, хайван йонына ияреп кайткан очракларда кадалырга мөмкин. Ә авыру үзе авыру талпан кадалганда гына түгел, талпанны сытканда, ул тешләгән урынны кашыганда да йога ала. Талпаннар аеруча язын һәм көзен актив булалар дисәләр дә, җәй уртасы булуына карамастан, һаман хөҗүм итәләр әле.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: