Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 15:18

Һәркем депутат ярдәмчесе булалмый

Нинди чикләүләр бар?

Һәркем депутат ярдәмчесе булалмый
Һәркем депутат ярдәмчесе булалмый

Башкортстанда 12 июльдә депутатлар ярдәмчеләренең хокукый статусын төгәлрәк билгеләүче закон үз көченә керде, бу хакта БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, депутат ярдәмчесе башка дәүләт гражданлыгына гына түгел, чит илдә даими яшәргә рөхсәт итүче документка да ия була алмый.

“Депутат ярдәмчесе күп оештыру сорауларын хәл итә, – дип ассызыклады Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачёв. – Ул депутатның язышуларыннан да хәбәрдар, дәүләт власте органнарында документлар һәм белешмә материаллар да алала, башка бурычлар үти. Конфиденциаль мәгълүматны белү мөмкинлеге аерым чикләүләр тудыра. Чит ил гражданлыгына ия булу-булмау  бу очракта – төп мәсьәләләрнең берсе. Мондый позицияләрдә “ике әфәнде ялчысы” булып булмый”.

Моңа кадәр депутат ярдәмчесе статусы ул кадәр төгәл билгеләнмәгән иде. Тиешле законны Башкортстанда февральдә кабул иттеләр.

Ул вакытта Константин Толкачёв белдерүенчә, анык кагыйдәләрне билгеләү кирәклеге кайсыбер депутат ярдәмчеләренең вәкаләтләрен арттыру сәбәпле килеп туган.

Аерып әйткәндә, законга ярашлы, хөкем ителгән, чит ил гражданлыгына ия булган 18 яшьтән яшьрәк кеше депутат ярдәмчесе статусына  ия була алмый.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: ozon.ru / 9111.ru

 

 

 

 

Һәркем депутат ярдәмчесе булалмый
Һәркем депутат ярдәмчесе булалмый
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: