Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2021, 18:19

Куркып калмагыз!

12-30 июль көннәрендә юлларда хәрби техника бик күп булыр.

Куркып калмагыз!
Куркып калмагыз!

12-30 июль көннәрендә республика юлларыннан хәрби техника колоннасы үтәчәк. "Техникалар яныннан үткәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска һәм манёврлар ясаганда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген исегезгә төшерәбез", - дип искәртә Башкортстан буенча Росгвардия. Махсус техникаларның юлларга чыгуы сентябрьдә узачак «Заслон-2021» күләмле оператив-стратегик өйрәнүләренең актив фазасы белән бәйле. Укулар вакытында гаскәрләрнең хезмәт-хәрби бурычларын үтәүгә әзерлеге тикшереләчәк. Моның өчен Үзәк, Идел буе һәм Көньяк федераль округлары территорияләре билгеләнгән. Өйрәнүләрдә махсус һәм оператив билгеләнештәге хәрби частьлар һәм бүлекчәләр, шулай ук милли гвардия гаскәрләренең барлык округларыннан территориаль органнары бүлекчәләре катнашачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: