2020 елның 1 сентябреннән Русия гражданнарына күп функцияле үзәкләр аша үзләрен бушлай банкрот итеп тану мөмкинлеге бирелгән.
Шул вакыттан алып республикада яшәүче 412 кеше тиешле гаризалар тапшырган, дип хәбәр итәләр Росреестрда. 115 гаризаны (28%) кабул итеп, банкротлаштыру процедурасын башлаганнар, калганнарның гаризаларын канәгатьләндерүдән баш тартканнар. Бер башланган процедура бурычлының кредитор белән әҗәтен капларга мөмкинлек бирүче милеге булу аркасында туктатылган.
Арибитражлы управляющийлар катнашлыгыннан башка 50дән алып 500 мең сумга кадәр бурычлары булганнар үзен банкрот итеп таный ала. Төп шарт – бурычлының милеге булмау сәбәпле башкару производствосының туктатылуы.
Судсыз гына банкрот итеп тану процедурасы тәмамланганнан соң кеше 5 ел дәвамында кредит ала алмый һәм төрле компания-оешмаларның идарә итү органнарында эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм була.
Русиядә 10 ай эчендә барлыгы 1 мең кеше “судсыз банкрот” булган.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: www.9111.ru