Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2021, 23:39

Рөстәм Нәбиев яңа "аякларына" баскан

"Инде күптән вертикаль басып торуымны күргәнегез булмагандыр", - ди ул.

2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев бүген Мәскәүдә яңа протез аякларына баскан. Бу сөенечен ул инстадуслары белән дә уртаклашкан.

"Күптәннән вертикаль рәвештә торучы Рөстәмне күргәнегез булмагандыр әле. Мин 5 миллионлык яңа KENEVO протезымда басып торам.
Элеккесеннән ул нәрсәсе белән аерыла? Бу җиңелрәк, йөрүе җайлырак һәм ул ике аягын да югалтучылар өчен махсус эшләнгән. Бүген мин аңа беренче тапкыр бастым һәм озак вакыт протез киеп йөргән булмагач, бу да авыр кебек тоела. Ләкин аерма барыбер сизелә инде, моңа да тиз өйрәнеп китәрмен әле", - ди блогер.
Читайте нас: