Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2021, 18:17

22 июнь -Хәтер һәм кайгы көне

80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә Германия гаскәрләре Советлар Союзына басып керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана.

Сигез дистә ел вакыт узса да, бу көн халкыбыз хәтерендә мәңге онытылмас хатирә булып яши һәм киләчәктә дә яшәр. 1418 көн һәм төн барган сугыш тулы бер буынның тормышын җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, күтәрә алмаслык авыр хезмәттә газаплады. Миллионнарча гаиләләргә кара кайгы өстәп, аналарны –газиз балаларсыз, хатыннарны –тол, сабыйларны – ятим, илне асыл улларсыз, каһарман кызларсыз калдырды. 22 июнь – илебез тарихын бөтенләй икенче юнәлешкә борган, халыкны ачы күз яшьләренә манчыган көн...
1941 елның 22 июне турында тарихта күп язылган, дистәләрчә кинофильмнар төшерелгән һәм әле дә төшерелә. Әмма бик күп еллар үтсә дә, бәхәсләр, эзләнүләр, архив документларын өйрәнүләр туктап тормый. Тарихчылар һаман да “Сугыш башланган көн алдан билгеле булганмы?”. “Сталин бу хакта белгәнме?” дигән сорауларга җавап эзлиләр. Бу аңлашыла да, тарих битләрендә “ак таплар” җитәрлек әле. Бу юнәлештә журналистларга да, тарихчыларга да эшләргә дә эшләргә.
Башкорт дәүләт университеты доценты Эдуард Шиләев Бөек Җиңү һәм Бөек Ватан сугышына бүгенге көнге билгеләмәсен бирә:
– Сугыш башлануга 80 ел тулды. Канкойгыч һәм аяусыз сугыш 26,6 миллион кешенең гомерен алып китте. РСФСР югалтулары СССРдагы барлык югалтуларның 48 процентын тәшкил итте. Шуларның 13,6 миллионы – басып алынган җирләребездә тыныч халыкны югалту. Алар карательләр, полицайлар кулыннан, шулай ук ачлыктан, суыктан, җәзалардан һәлак була. 2,1 миллион ватандашыбыз чит илгә мәҗбүри эшләргә алып кителеп, сөргендә башларын салды. Бик зур, коточкыч саннар! Шуңа күрә сугыш башланган көнне дә билгеләү Җиңү бәйрәме кебек үк актуаль. Без аларны беркайчан да онытмаска тиешбез. Күпме генә газаплар, кайгылар, югалтулар кичерсә дә, халкыбыз кеше булып кала белде. Бу югалту һәм кайгылардан соң без бер генә немецны да исән калдырмаска мөмкин идек. Әмма без сугышта, яуда көчле һәм куркыныч булсак та, җиңгәннән соң шәфкатьле булып калабыз, хәтта ярдәм итәбез. 2021 елда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Шушы еллар дәвамында берничә буын үсеп җитте. Бүгенге яшьләр ил тормышындагы шул фаҗигале чор турында бернәрсә дә белми дип әйтү дөрес түгелдер. Мин ышаныч белән әйтә алам – ирекле һәм максатчан, лаеклы буын үсә. Алар сугыш тарихын да яхшы беләләр, кемнәрдер күбрәк, кайсылары азрак дәрәҗәдә, әлбәттә. Тарих дәреслекләре сай һәм сыйфатсыз языла диючеләр күбәйде. Әмма дөньяга караш дәреслек аша гына түгел, ә социаль мохит – гаилә, дуслар, милли һәм конфессия үзенчәлекләре, массакүләм мәдәният, гәзит, китаплар, хәтта заманча мәгълүмат технологияләре тәэсирендә дә формалаша бит. Социаль челтәрләрдә Иосиф Сталин һәм Григорий Жуков ролен бәяләгән язмалар да капма-каршылыклы. Элеккеге СССР республикалары, БДБ илләренең мәктәп дәреслекләрендә дә сугыш вакыйгаларының төрле аңлатмалары искә алына. 20 ел элек тә әле Германияне җиңү СССРның барлык халыклары казанышы итеп күрсәтелә иде. Бүген инде бөтенләй икенче картина күрәбез. БДБ илләре үзләренең милли үзенчәлекләрен раслау өчен сугыш тарихын кулланалар. Мисал өчен Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кем күтәргәне хакында бәхәс тынмый. Русия дәреслеләрендә болар – Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария, Казахстан дәреслекләрендә – Рәхимҗон Кашкарбаев һәм Григорий Булатов, Әзербайҗанда – лейтенант Алекпер Меджидов төркеме. Балтыйк буе илләре һәм Грузия тагын да уздырдылар һәм нацизмны җиңүдә СССРның хәлиткеч ролен тулысынча кире кагалар. Алар, Кызыл армиянең 1944 елдан соң яулаган хәрби җиңүләрен агрессия, басып алу дип саныйлар. Әгәр дә сугыш вакытында ватандашлар булып, иңгә-иң яу яланында көрәшкән күршеләребез шундый фикер йөртә икән, Көнбатыш илләре турында әйтеп торасы да юк –ди билгеле тарихчы Эдуард Шиләев.
Тарихны яңадан язып, киләсе буын бу җиңүне кем алып килгәнен белмәсен өчен тырышалар. Бу очракта ярый әле тарихи чыганаклар, документаль фильмнар, архив материаллары һәм шушы сугышта катнашкан батыр ветераннарыбызның хатирәләре бар дип куанырга кала. Күптән түгел Дәүләт архивы немец нацистларының сугыш елларындагы вәхшилеген фаш иткән моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән документларын һәм фотоларын күрсәтте. Бүген аларны теләгән һәр кешенең, ачык чыганаклардан карау мөмкинлеге бар. Әмма җәзалауларны тасвирлаган фотосурәтләрне психикасы бик тотрыклы кеше генә карап чыга аладыр. Архив материалларын тәкъдим иткәндә Русиянең тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин түбәндәгеләрне бәян итте:
– Бүген фашист ярдәмчеләре булып йөрүчеләрне герой итеп күрсәтү башка сыймаслык хәл. Мондый караш һәм тарихны бозып күрсәтергә тырышуның фашизмның яңадан баш күтәрүенә китерәчәген бөтенләй аңламыйлар кебек. Кызганычка каршы, алар, фашизм баш күтәрсә, аны туктатуы авыр булачагын да истән чыгаралар. Хәтта кайвакыт Кызыл армиянең Көнчыгыш Европа илләрен азат итәргә килүен Гитлер гаскәрләренең басып керүе белән тиңлиләр. Әмма бу тарихны белмәү, томаналык һәм үзгәртеп күрсәтергә теләү генә түгел, ә ачыктан-ачык алдашу, көчләп ялган фикер тарату булып тора. Архив материаллары дөрес тарихны ачып сала. Мәсәлән, Германия вермахтының 1941 елның 6 июлендә дөнья күргән приказында мондый юллар бар: “Большевизм белән көрәшкәндә бернинди халыкара кануннарга игътибар итмәскә, гуманизм дигән төшенчәне онытырга”, – дип язылган. Ә Советлар Союзы Башкомандующиеның 1945 елның 19 гыйнварындагы приказында “Германия гражданнарына карата бернинди көч кулланмаска, гади халыкны җәберләүчеләр үлем җәзасына тарттырылачак”, – дигән сүзләр бар. Ә безнең гади халыкны җәзалап, җәберләп, үтереп йөргән фашист солдатлары герой дәрәҗәсенә күтәрелде. Шулай булгач, фашист солдаты белән Совет армиясе хәрбиен чагыштырып буламы соң? Шушы ике документтан да кемнең золым һәм кайгы, ә кемнең азатлык алып килгәнлеге ачык күренеп тора. Шушы кадәр документлар, меңләгән фотолар була торып та, Европа илләре тарихи чыганакларны күрмәмешкә салыша. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләре сәясәтенең елдан-ел безгә каршы була баруына да күнегеп барабыз шикелле. Ә менә бердәм Совет халкы булып Бөек Ватан сугышында кешелек дөньясының иң явыз дошманы – Гитлерчы Германияне җиңүчеләр беркайчан да онытылмас кебек иде. Үзгәртеп кору башлангач, иңгә-иң көрәшкән союздаш республикаларда да кайберәүләр Бөек Җиңүнең дәрәҗәсенә шик тудырырга маташтылар, аның тарихи әһәмиятен йомып калдырырга, һич югында бозып күрсәтергә теләделәр. Кайбер тугандаш дип йөрткән республикалар җирендә, бигрәк тә Балтыйк буе илләрендә, СССРга гына түгел, бик күп Европа илләренә азатлык алып килгән батыр Совет солдатларына яла ягарга тырыштылар.
Бу йогышлы чир соңгы елларда Украина дәүләте сәясәтендә дә зур урын ала. Фашист ялчылары булып йөргән полицайлар бүген килеп Украина дәүләтенең милли геройларына әйләнеп бетеп бара. Польша җитәкчелегенең безнең илне фашист Германииясенә тиңләп, илбасарлар дип атавы бөтенләй аптырата. Соң, икенче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польшага басып керүеннән башланган бит. Моны белмәгән кеше сирәктер. Янәсе Совет солдаты аларны азат итмәгән, киресенчә, оккупацияләгән. Аптырарсың, Польша дәүләте һәм гади халкы үзе дә фашизм афәтеннән шулай ук зур зыян күргән бит. Безнең солдатлар белән бергә фашизмга каршы көрәшкән өлкән яшьтәге поляк солдатларының да кайберләре исән бит әле. Ил җитәкчелегенә килгән яшь чиновниклар арасында аларның туганнары да бар. Русиягә начарлык эшләр өчен генә тарихны үзгәртергә кирәкмәс иде. Совет гаскәрләре Польшаны азат иткәндә 600 мең! солдатын югалта. Моны ничек онытырга, яки күрмәмешкә салышырга була? Поляк сәясәтчеләре, АКШ ярдәм итмәсә, СССР җиңелгән булыр иде дип кабатларга ярата. Әйе, ул чорда Америкадан ярдәм килә. 1941 елның 22 июненнән башлап АКШ СССРны ленд-лиз программасына кертә, ягъни кораллар, азык-төлек, чималлар, техника һәм башка кирәк-ярак бурычка бирелә. Гомумән алганда, ленд-лиз нигезендә СССРга 11 миллиард долларлык ярдәм күрсәтелә. Ярдәмнең бушлай булмавын гына онытып җибәрәләр бу сәясәтечеләр. Безнең ил барлык ярдәм өчен кәгазь акчалар белән түгел, ә чиста алтын белән хисаплаша. Үткән 80 ел эчендә бу алтынның дистә тапкырлар кыйммәтләнгәнен дә онытмасыннар иде алар. Алай гына да түгел, халкыбыз төзәлмәслек йөрәк яралары, сугыш урлаган балачак, яшьләрнең тормышка ашмый калган хыяллары, ачлык, ялангачлык һәм ачы күз яшьләре белән түләде.
Боларны онытып буламы соң? Бөек Ватан сугышы башланган көн тагын бер мәртәбә тынычлык һәм иминлек кадерен белергә тиешлегебез турында искәртеп тора. Имин булсын, дөньялар!
Читайте нас: