Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2020, 11:44

Радий Хәбиров: “Йолдыз төшереп” куя аласыз

"Әмма без сездән тагы да артыгракны көтәбез".

Республика Башлыгы Радий Хәбиров оперативкаларының берсендә Цифрлы үсеш министрлыгын уңышлы эшләгәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Төбәк җитәкчесе ведомствоның республикада каты коммуналь калдыклар чыгаруны цифрлаштыруны, үзизоляция шартларында кулланыр өчен doroga02 порталын булдыруны, шулай ук юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне планлаштыру һәм контрольдә тоту системасын уйлап чыгаруны (СКПДИ) аерып әйтте.
Эшнең дөрес юнәлешен сайлавыгыз аермачык сизелә, әлбәттә, без сездән артыгракны көтәбез. Әмма министрлыкка кергән ишектә үзегезгә “Дорога02” һәм СКПДИ өчен өстәмә йолдыз төшереп куя аласыз. Проблемалар күп, әлбәттә, Русиянең башка төбәкләреннән без цифрлаштыру буенча артта калабыз. Подмосковьедан өйрәнегез, алар бик нык үсеште. Мин тотрыклы үсеш максатлары (ЦУР) өстендәге эш тәмамланыр дип өметләнәм. Барлык идарәчелек эшчәнлеген цифрлштыру безнең өчен җитди алга китеш булачак”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас: