Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2020, 09:51

Башкортстан Җиңү көнен ничек үткәрер?

Ил Президенты артыннан төбәк җитәкчесе дә Җиңү көненә кагылышлы үзгәрешләрне игълан итте.

Владимир Путин Җиңү Парадын коронавирус пандемиясе аркасында күчерелүен 16 апрельдә Хәвефсезлек советы әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр иткән иде.

Республикада да Җиңү бәйрәме башкачарак форматта үтәчәк. Кайсыберләр чаралар узачак, дип белдерде төбәк җитәкчесе.

4 майда Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Ул һәйкәлләр һәм обелискларга чәчәкләр салуны оештырырга йөкләде. “Чәчәкләр салулар массакүләм характерда булырга тиеш түгел. Район башлыгы яисә үзе генә, яисә шәһәр, район советы рәисе белән үзе генә салырга тиеш дигән сүз. Кеше җыярга кирәкми”, – дип өстәде Радий Хәбиров.

“Үлемсез полк” исә онлайн үтәчәк.
“Тынлык минуты” планлаштырылган. Башкортстан буенча бердәм вакыт – 9 май көнне 21.00 сәгатьтә. Хәбиров барлык түрәләрне дә бу чарада катнашырга чакырды.
Читайте нас: