Җәмгыять
1 Мая 2020, 06:05

Радий Хәбиров: Эльза Сыртланова үз вазифасында калачак

Бу дәваханә тирәсендә шау-шу әле булса тынмый.

Куватов исемендәге республика клиинк дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланова үз эш урынында калачак.

“Бу килеп туган катлаулы хәлдә, ул, белгеч буларак, 2,5 мең кешедән торган коллективы белән дәваханәне коронавирустан чыгаруда авыр юлны лаеклы үтте”, – дип комментарий бирделәр Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтендә. Дәваханәдәге хәлләрне тикшерергә һәм баш табибны эштән алуны таләп иткән федераль властьларга язылган коллектив мөрәҗәгать хакында Радий Хәбировның хәбәрдар булуын да әйттеләр матбугат хезмәтендә.

“Республика халкының барлык мөрәҗәгатьләре кебек үк, монысы да билгеләнгән тәртиптә каралачак”, – диделәр матбугат хезмәтендә.
Читайте нас