Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 Май 2020, 12:49

Май эссе булыр дип көтелә.

Май аенда һава температурасы +30га кадәр җылыначак.

Майның беренче көннәре республикада яңгырлы булачак. Башгидромет үзәге белдерүенчә, 4 майдан, термометр баганалары әкрен генә күтәрелә башлаячак. Нәтиҗәдә, май каникуллары чыннан да җәйге кебек булыр дип көтелә. Төбәктә һава +24 градуска кадәр җылыначак.
Җиңү көнендә кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Май ахырына кадәр кояшлы һәм яңгырлы көннәр бер-берсен алыштырачак. Ай ахырында һава температурасы +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Читайте нас: