Бүген, 30 апрельдә, Русия янгын сүндерүчеләре көне кысаларында, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов тарафыннан Нефтекама шәһәре Әмзә авылының янгын сүндерү частена баскычлы янгын автоцистернасы тапшырылды.
Әлеге техника (бәясе 18 млн.сум) республика бюджетыннан 2030 елга кадәр республикада янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга ярашлы сатып алынган. Техника янгынга каршы һәм коткару эшләрен башкарырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән 24 м биеклектәге күпкатлы биналарга менәргә дә.
Шулай ук республика бюджеты исебенә быел БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгынга каршы хезмәт подразделениеләре өчен тагын 6 янгын сүндерү автоцистернасы һәм 30 берәмлек тагылмалы янгын техникасы сатып алуны планлаштыра.
Әйткәндәй, 2019 елда Белорет районының Югары Әвзән авылында яңа янгын депосы ачылды, Кушнаренко авылында депо да төзелде. Моннан тыш, республиканың төньяк-көнчыгышында яңа коткару үзәге һәм 43 кешедән торган янгыннарны профилактикалауның республика үзәге булдырылды.
Агымдагы елда Гафури районының Красноусольский авылында янгын депосын проектлау тәмамланган, Нефтекама шәһәренең Әмзә авылында һәм Ишембай районының Сайран авылында депо төзүне гамәлгә ашыру өчен проект-тикшеренү эшләре башланган.