Янгынга каршы көрәшүчеләр хезмәте – иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың янгын сүндерүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде:
"Хөрмәтле дуслар! Сезне чын күңелдән Русия янгын сүндерүчеләре көне белән котлыйм! Республика янгын сүндерүчеләре үзләренең хезмәт бурычларын ихлас һәм намус белән башкаралар. Шәхси составның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә узган елда гына да республикада янгыннарда 5 меңнән артык кеше коткарылган. Кешеләрне уттан коткарып, батырларча һәлак булганнар безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәячәк. Без әлеге батыр һөнәрнең традицияләрен югары бәялибез һәм аңа ярдәм итәргә омтылабыз. Янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе чараларын тормышка ашыру ниятеннән дүрт яңа янгын депосы төзелде. Бүлекчәләр 140тан артык махсус янгын техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин ителде. Эшегезнең никадәр җаваплылыгын аңлап, быел республика янгын сүндерүчеләре һәм коткаручыларының хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителде. Киләчәктә дә сезнең фидакарь хезмәтегезгә ышанычны югалтмыйбыз. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!"