Актер «Зулейха»ны ничек яклый?
"Зөләйха күзләрен ача" фильмы зур резонанс тудырды. Бер гаебе булмаса да (ул бит рольне генә башкарды), Чулпанга янаулар да булган.
Сериалда сәяси тоткыннар исемлегендә Русия мөфтиләренең исем-шәрифләре яңгыравы РФ думасының Гражданнар җәмгыяте үсеше комитеты җитәкчесе Сергей Гавриловның да ачуын китергән. Ул прокуратурага сериалны диндарларның хисләрен кимсетү маддәсенә тикшерергә кушкан, дип белдерә РБК.
Сергей Гаврилов бу хәлнең иманлы кешеләрнең ачуын китерүе ихтимал, ди.
«Зөләйха күзләрен ача» фильмында профессор Вольф Карлович Лейбе ролен башкарган актер С.Маковецкий да фильмга карата белдерелгән фикерләргә битараф калмаган. Русиянең халык артисты РБК чыганагына «Зөләйха күзләрен ача» фильмына кагылышлы сорауларына җавап биргән.
“Чынлап ышанганнарның хисләрен кимсетү мөмкин түгел” дип белдерә ул.
Аннан тыш, Маковецкий: “Истән чыгармаска кирәк, бу бит кино гына!” – ди.