“Телетапшыру алып баручы Дмитрий Киселев нацистлар кылган җинаятьләрне хуплый һәм СССР эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тарата”,- дигән хәбәр белән гариза язылган. Русия Генераль Прокуратурасына әлеге белдерү белән Коммунистлар партиясенең Санкт-Петербург шәһәр бүлеге мәгълүмат хезмәткәре Андрей Язов мөрәҗәгать иткән.
Элегерәк, Дмитрий Киселев “Вести Недели” телевизион тапшыруында, Ленинның күп скульптуралары урынына һәйкәлләр куярга тиешле тарихи шәхесләр исемлеген бәян иткән. Бу исемлеккә ул нацистлар белән хезмәттәшлек иткән, соңрак шуның өчен СССРда үлемгә хөкем ителгән атаман Питер Красновны да керткән.
"Дмитрий Киселев белдерүендә сугыш җинаятьчесе Красновны реабилитацияләүгә һәм ул кылган җинаятьләрне хуплауга юнәлтелгән билгеләр бар. Билгеле алып баручы сүзләре Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында СССР эшчәнлеге турында белеп ялган мәгълүмат тарату дип квалификацияләнергә мөмкин. Мондый гамәлләр Русия Федерациясе Җинаять кодексының 354.1. “Нацизмны реабилитацияләү” маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тарттырыла", - диде Коммунистлар партиясе мәгълүмат хезмәткәре. Ул Генераль прокуратура хезмәткәрләреннән Киселев сүзләрен закон нигезендә тикшерүне сорый.