Башкортстанда индустриаль парклар оештыру өчен перпективалы участоклар билгеләнде. Благовещенск, Нефтекама, Күмертау, Белорецк, Бәләбәй шәһәрләрендә, шулай ук Стәрлетамак һәм Салават районнарында аларны булдыру күзаллана. Әлеге вакытта аерым социаль-икътисади үсеш территорияләрендә урнашкан “Благовещенск” һәм “Нефтекама” ике яңа индустриаль паркы проектлану дәрәҗәсендә.
Бәләбәй шәһәрендә “Автонормаль” заводы “Бәләбәй” акционерлар җәмгыяте базасында индустриаль парк оештыру буенча эшләр бара. Күмертау һәм Белорет шәһәр хакимиятләре индустриаль парклар булачак урыннарны билгеләгән. Күмертауда 7 һәм 8 гектарлы ике участок, Белоретта 80 гектарга якын мәйданлы участок сайланган.
Бүген республикада 10 индустриаль һәм 5 технопарк санала. Аларда 61 резидент эшли. Алар булышлыгында 3,5 мең хезмәт урыны булдырылган, ә гомум инвестицияләр күләме 43 миллиард сумнан артып китә. Менә шул бурычларның барысын бергә ил президенты Владимир Путинның “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” милли проекты буенча республикада тормышка ашырылган “Мәшгульлеккә булышу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү” республика программасы тормышка ашыруга булышлык итә.