Башкортстан орнитологлары су кошларына язгы ау сезоны ачылуга каршы чыгыш ясадылар.
«Яз кошларны ауларга рөхсәт итү дөрес түгел, һәм моның сәбәпләре бар. Язгы вакытта ату нәтиҗәсендә кошларның үлүе табигый үлем-китемне алыштырмый, ә аңа өстәлә. Яз көне селәзеннәрне генә атарга рөхсәт ителә, әмма һәр кошның пары үлеме - ул дөньяга киләчәк буынның үлеме. Әгәр җәйге һәм көзге ау - ул, күпмедер дәрәҗәдә, "уңыш җыю" икән, язгы ау - орлык фондын киметү. Русиянең күпчелек төбәкләренең орнитологлары күп төр үрдәк һәм казларның саны сизелерлек кимүен күзәтә, монда язгы ау да үз “өлешен” керткән», - дип хәбәр итә Русиядә кошларны саклау берлегенең Үзәк советы Бюросы рәисе, «Янган-Тау» геопаркы биологы Полина Полежанкина.
Русия Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин 31 мартта төбәкләргә, коронавирус таралу сәбәпле, гамәлдәге чикләүләр шартларында, язгы ау сезонын ачмаска тәкъдим итте.
«РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән үзизоляция режимын тәэмин итү өчен, бу сезонда төбәкләрдә язгы ауны тулысынча тыю рәвешендә чикләүне билгеләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәбез", - диелә Русия Табигать министрлыгы башлыгының төбәкләр башлыкларына мөрәҗәгатендә.
Күпчелек төбәкләрдә тәкъдимннәр кабул ителде, Башкортстанда — юк, чөнки аучылар 2020 елгы язгы ау чорын калдыруны сорап, петиция астында 5 меңгә якын имза җыйдылар.
Аучылык белән шөгыльләнмәүчеләр арасында сораулар һәм уйланулар барлыкка килә. «Калган гражданнар өйләрендә утырырга һәм үзизоляция режимын үтәргә тиеш булса, ни өчен аучыларга йөрергә рөхсәт ителә? Балык тотарга ярамый, һәтта урманга барырга да ярамый, ә менә ауга йөрергә ярый», - дип Полина Полежанкина.