25 апрель иртәсендә җәмәгать транспорты бакча маршрутлары буенча йөри башлый. Бу турыда 23 апрельдә төбәк башлыгы игълан итте.Ул 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дә бакчаларга автобусларда йөрергә рөхсәт ителәчәген ассызыклады. Төбәк башлыгы транспорт чараларында өлкәннәрнең хәвефсезлеген тәэмин итүче механизм турында уйларга кушты.
"Җәмәгать транспортында саклагыч җайланмалар кулланылырга һәм даими дезинфекция үткәрелергә тиеш", - диде Радий Фәрит улы.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк үзизоляция чорында шәхси машиналарда атнага ике тапкыр бакчага барырга рөхсәт ителде. Моның өчен doroga02 порталында алдан теркәлү кирәк иде.