Башкорт сәүдә ассоциациясенә керүче кибетләрдә махсус «Игелек арбалары» урнаштырылды. Һәр сатып алучы коронавирус инфекциясе таралган чорда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә ала. Барыннан да элек, бу ялгыз әбиләр һәм бабайлар, инвалидлыклары булган кешеләр һәм күп балалы гаиләләр.
"Үзегезгә азык-төлек сатып алганда, зинһар өчен, алар турында искә төшерегез әле. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзерсезме? Ул чакта озак саклана торган азык-төлек (ярмалар, шикәр, он, консервлар, печенье) сатып алырга һәм #Без бергә” бөтенрусия акциясе символикасы төшерелгән махсус арбаларда калдырырга мөмкин. Бу акциядә катнашып, сез ялгыз пенсионерга яки күп балалы гаиләгә ярдәм итәчәксез", - дип билгеләп үтте Башкорт сәүдә ассоциациясе рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы депутаты Фәрит Гиндуллин.