Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 11:58

Росгвардия куып чыгарган

Яңа таләпләрне үтәмичә җәмәгать урыннарына кереп булмаячак.

Стәрлетамак шәһәренең Ходайбердин урамында урнашкан күпфункцияле үзәккә перчаткасыз керүчеләрне урамга куып чыгарганнар. Ярдәмгә Росгвардия хезмәткәрләре чакырылган. Шунысы кызык, килгән Росгвардия хезмәткәрләре беркемне дә кулга алмаган. Алар, киресенчә, телдән генә шелтә белдергәннәр һәм үзәктән чыгарылган кешеләргә перчаткалар тарата башлаганнар. Перчаткалар алганнан соң, кешеләр тыныч кына үзәккә үткәннәр. Әмма бар җирдә дә мондый миһербанлы бәндәләр көтеп тормас. Шуңа күрә яңа таләпләрне үтәр өчен саклану чараларын алдан хәстәрләгез.
Исегезгә төшерәбез, 20 апрельдән Башкортстанда коронавирус пандемиясе аркасында кагыйдәләр катгыйланды. Җәмәгать урыннарына, төрле дәүләт органнарына, кибетләргә керү өчен, шулай ук ​​җәмәгать транспорты һәм такси белән сәяхәт өчен маскалар һәм перчаткалар кию мәҗбүри.
Читайте нас