Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск юлының Белорет районындагы профилактик чаралар вакытында, ВАЗ-2110 йөртүчесе аерым юл инспекциясе батальоны хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Республика ЮХХДИ матбугат хезмәте әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре шикле машина йөртүчене туктатырга була.
“Шофер Әбҗәлил районында яшәүче, 36 яшьлек кеше булып чыкты. Ул исерткеч эчемлекләр кулланган соң машинада хәрәкәт иткән. Медицина тикшерүе вакытында аның исерек икәнлеге расланды: сигнализатор чыгарылган һавада литрына 1,227 миллилограмм исерткеч булуын күрсәтте», - дип белдерделәр юл инспекциясе идарәсе матбугат хезмәтендә.
Элегерәк ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Хокук бозучыны өстәмә тикшерү өчен җирле полиция бүлегенә алып барырга карар итәләр. Шул вакытта исерек машина йөртүче патруль машинасының тәрәзәсенә зыян китерә һәм видеотеркәү җиһазын тибеп вата. Аңа карата “юл кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын куллану” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Моннан тыш, ул полиция хезмәткәрләренең законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартырылачак. Машинаның номерларын тикшергәндә, бу номерлар эзәрлекләү эше буенча теркәлгән икәнлеге ачыклана. Машина махсус тукталышка урнаштырылган.