Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 12:32

Гаепсез кешеләргә штраф язу дәвам итә

Башкортстанда тагын бер дөрес урнаштырылмаган камера табылган.

Стәрлетамакта кагыйдәләр буенча урнаштырылмаган юл камерасы булуы ачыкланган. Ул теркәгән барлык штрафларны кире кагырга мөмкин. Бу хәл НТВ каналындагы "Первая передача" программасында күрсәтелгән.
Стәрлетамакта яшәүче Виталий Мельников әйтүенчә, күптән түгел шәһәрдә яңа фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган. Шуларның берсеннән ул рөхсәт ителгән тизлекне 20 километрга арттыру нигезләмәсе белән 8 штраф алган. Камера алдында тизлекне сәгатенә 40 километр белән чикләүче билге бар. Ләкин билге юл киселеше алдыннан куелган, ә камера юлның икенче ягында урнаштырылган. Закон буенча, тизлекне чикләүче билгесе иң якын киселешкә кадәр генә гамәлдә була ала. Виталий Мельников сүзләренчә, әлеге камера гаепсез кешеләргә штраф язуын дәвам итә. Адвокатлар бу хәл буенча ярдәм сорап турыдан-туры ЮХХДИ белән элемтәгә керергә киңәш итә.
“Камераларның дөрес эшләмәве турында җирле юл инспекциясенә хәбәр итү дөрес булыр. Бу урыннан фотосурәтләрне җыеп беркетегез, анда сәгатенә 40 километр тизлек билгесе киселеш алдыннан куелганы күренәчәк. Фотолар буенча юл билгесенең камера урнаштырылган урында эшләмәве билгеле булачак. 30 көн эчендә реакция булмаса, ягъни камера ул урыннан алынмаса, прокуратурага гариза җибәрү дөрес булыр. Прокуратура ни өчен ЮХХДИ идарәсе гражданнарның нигезле сүзләренә җавап бирмәвен ачыкларга тиеш”,-дип аңлатма бирә адвокат Сергей Радко.
Шунысы кызганыч,30 көн эчендә бу камера тагын купме гаепсез кешегә траф язып өлгерер. Һәм ни өчен юл йөрү кагыйдәләрен белмәүчеләрне камера урнаштыру хезмәтенә алалар?
Читайте нас