Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 14:55

Эчә торган вакыт түгел

Спиртлы эчемлекләр сату күпкә кимегән. Сәбәбе нидә?

Соңгы айда Русиядә спиртлы эчемлекләр сату күпкә кимегән. Сәбәбе нидә?
Коронавирус пандемиясе илдә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешенә кискен үзгәрешләр кертте. Күпләрнең якын киләчәккә корган планнары төптән үзгәрде. Халык бүгенге көн белән яши башлады - коронавирустан саклану чараларын үтәү, эшсез калмау, гаиләне туендыру кебек сорауларның мөһимлеге тагын да ныграк аңлашылды.
Туендыру дигәннән, хәтерегездәдер, пандемия башлангач, барча халык кибетләргә азык-төлек запасы тупларга ябырылган иде. Баксаң, карабодай, башка ярмалар, бәдрәф кәгазе белән бергә кешеләр... аракы запасы да туплап куйган, имеш. Шулай булмаса, бүген аналитиклар Русиядә аракы сату нык кимеде дип белдермәс иде.
30 марттан 5 апрельгә кадәр, үткән айның беренче атнасы белән чагыштырганда, алкогольле эчемлекләр сату күләме 41% кимегән. Аракы гына түгел, башка спиртлы эчемлекләрне дә аз ала башлаганнар – сату күләме 24-58% азайган. Хәтта сыра яратучылар да кибеткә сирәк керә башлаган – март башында сыра сату 26% кимегән.
Экспертлар барысы бер фикердә – кешеләр спиртлы эчемлекләр запасын бер ай алдан туплап куйган. “Пандемия башланып, продуктларга кытлык булачак дигән сүз чыгу белән, кулланучылар күпләп азык-төлек запасы туплап куйды. Шул исәптә, аракы запасы да! Шуңа да әле аракыны аз сатып алалар. Күпчелек сатып алучылар кискен экономия режимына күчте, чөнки барлык кешеләр дә эш урынын, тотрыклы керемен саклап кала алмады. Бу хәл спитрлы эчемлекләр сатып алуда да чагылыш тапты”, - диде федераль һәм төбәк алкоголь базарын тикшерүләр үзәге җитәкчесе Вадим Дробиз.
Экспертлар “илдә аракы сатуның кимүе апрель беткәнче, май башлары җиткәнче дәвам итәчәк” дип фаразлый.
Алар әйтүенчә, коронавируска бәйле шау-шу купкач, гадирәк аракыны санламыйча, кыйбатлы виски, мартинига өстенлек бирергә яраткан хәлле гражданнар “импортный” спитрлы эчемлекләрне күпләп алып куйган икән. Янәсе дә, дөнья хәлен белеп булмый, я хакларын күтәрерләр. Нәтиҗәдә, аеруча виски сату арткан: 2019 елның март башы белән чагыштырганда әле виски сату күләме 12,4 процентка күбрәк булып чыккан – 348 мең декалитрга.
Эчә торган вакыт түгел, диделәр
Апрель башында кайсыбер төбәкләрдә алкоголь сату вакытын чикләүләр кертелде. Төбәк властьлары да үзизоляция режимы белән бәйле хәл аркасында хафаланып, шундый адымга барырга булды. Премьер-министр Михаил Мишустин ведомстволарга бу яңа чикләүләрне бәяләргә кушты. Кирәкме алар? Нәтиҗәсе бармы? Файдасы тияме? Ведомстволар үзләренең күзәтүләреннән чыгып, конкрет нәтиҗәләрен һәм киңәшләрен министрлар кабинетына җиткерергә тиеш иде.
Шулай итеп, 1 апрельдән төбәк башлыклары коронавирис таралу фонында алкоголь сату вакытын чикләделәр. Бу хәл төрле җирдә төрлечә булды: Забайкальеда, мәсәлән, 2 апрельдә барлык кибетләрдә, супермаркет һәм гипермаркетларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыйдылар, чөнки үзизоляция режимы аркасында исерек гражданнар тарафыннан тәртип бозу очраклары арткан. Март аенда гына бу төбәктә аракы сатып алу күләме 40 % арткан булган. Дөрес, 7 апрельдә инде крайда “коры закон”ны гамәлдән чыгардылар һәм спиртлы эчемлекләрне 9.00-18.00 сәгать аралыгында сатарга рәхсәт иттеләр.
Бу чикләүләр безнең Башкортстанда да булды. Мәсәлән, 1 апрельдән республикада спиртлы эчемлекләрне 10.00-18.00 сәгать аралыгында, Хакасиядә 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр сатарга рөхсәт булды. Бу чикләүләр “җәмәгать тәртибен саклау, чикләү чараларын үтәү” максаттан чыгып кертелде.
Шундый адымнардан соң илнең Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров 3 апрельдә төбәк башлыкларына юллаган хатында алкоголь сатуның элек билгеләнгән режимын үзгәртмәскә киңәш итте. Үзенең киңәшен ул “чикләү чаралары легаль булмаган продукция артуын провокацияләргә һәм җитди социаль киеренкелек тудырырга мөмкин” дип аңлатты.
Башкортстанда 1 апрельдән үз көченә кергән алкоголь сатуга өстәмә чикләүләр республика башлыгы указы белән 13 апрельдән алып ташланды. 13еннән алкоголь продукциясен элекке режимда – иртәнге 10.00нан кичке 22.00 сәгатькә кадәр сатып алып була башлады.
40 градуслыны яратучылар: топ-5кә кайсы төбәкләр керә?
Бу урында илдә кайсы төбәкләрнең спиртлы эчемләрне күпләп куллану буенча лидерлар рәтендә йөрүе турында беләсегез киләдер. Шулай итеп, топ-5лектә – Сахалин (җан башына 12 литр туры килә) һәм Магадан (11,4 литр) өлкәләре, Коми (10,6 литр), Чукотка (10 литр) һәм Карелия (9,6 литр).
Федераль һәм төбәк алкоголь базарын тикшерүләр үзәге мәгълүматлары шул хакта сөйли. Бу төбәкләр – салкын климатлы төбәкләр, халыклары да шуңа күрә каты градуслы эчемлекләргә өстенлек бирә, диләр экспертлар. Шул ук вакытта уртача хезмәт хаклары да югары икән. “Исерек” төбәкләрнең властьлары легаль булмаган алкоголь белән кәрәштә максимум чаралар күрелә диләр, шуңа да легаль спиртлы эчемлекләр сату күләме арта икән.
Вадим Дробиз әйтүенчә, “эчүче” төбәкләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге – вахта алымы белән башка җирләрдән килеп эшләүчеләр.
“Наливайка”ларны ябарлармы?
Аның каравы, Дәүләт Думасы “наливайка”ларны ябарга мөмкинлек бирүче закон кабул итте. Шуңа ярашлы рәвештә, гомум туклану учреждениеләрендә алкоголь сатуны чикләргә мөмкиннәр. 17 апрельдә бу хактагы закон проектын өченче укуда хупладылар.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайда хәбәр итүләренчә, документ төбәкләргә гомум туклану предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сатуны көйләү буенча чиксез вәкаләтләр бирә. Башлыча, хәзер төбәк законнары тарафыннан күп фатирлы йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан гомум туклану объектларында алкоголь продукциясен сатуны өстәмә чикләү хокуклары каралган.
“Бер сүз белән әйткәндә, төбәкләр барлык “наливайка”ларның эшчәнлеген туктату хокукы алды, - диде Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Ишмәхәмәтов. – Торак йортларда урнашкан мондый объектлар үзләренә гражданнарның тынычлыгын бозучы шәхесләрне җәлеп итә. Тирә-якта имин булмаган криминоген хәл туа. Ә бит ул торак зона. Янәшәдә – балалар мәйданчыклары, мәктәпләр, балалар бакчалары.
Күпчелек “магазинчиклар” битлеге астында - бар стойкасы һәм 1-2 урындык куеп, гомум туклану хезмәте күрсәтәбез дигән рәвеш чыгарган кафелар һәм барлар. Шул рәвешле алар төнге вакытта алкоголь сатуны тыюны урап узалар. БР Дәүләт Җыелышы депутатлары, күзәтүче органнар белән бергәләп, шундый нокталар буйлап рейдлар үткәрделәр. Чөнки безгә гражданнардан шикаятьлар күп килә, ә тәэсир итү чаралары юк диярлек. Хәзер хәлләр тамырыннан үзгәрергә тиеш. Безнең кулда – “наливайка”ларның эшчәнлеген туктатучы, тәртип урнаштыручы барлык карталар. Хәзер Федерация Советы һәм Президенттан хуплау көтәбез”.
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: