Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 13:33

Браконьерлар тотылган

Полиция хезмәткәрләре ике пошины үтергән браконьерларны кулга алган.

Бөрҗән районы ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Кага авылы юлы кырыеннан, мылтыктан атып үтерелгән ике поши гәүдәсен табып алганнар. Зыян 800 мең сум дип билгеләнгән. Полиция хезмәткәрләре, тиз арада бу явыз гамәлне кылган шәхесләрне ачыклаган. Белорет районының Югары Әбҗән авылында яшәүче 24 яшьлек һәм 29 яшьлек кешеләр үз гаепләрен таныганнар. Браконьерлардан бер һәм ике көпшәкле, законсыз сакланган, мылтыклар, патроннар һәм дары тартып алынган. Бу факт буенча Русия Федерациясе Җинаять кодексының "Законсыз ау" 258 маддәсенең 2 өлеше нигезендә җинаять эше ачылган.
Читайте нас: