Башкортстанда дүшәмбедән алып үзизоляция режимын контрольгә алу буенча таләпләр катгыйланды. Властьлар моңа кадәр бирелгән белешмәләрне гамәлгә яраксыз дип белдерде һәм компанияләрне хезмәткәрләренә билгеләнгән форма буенча яңа пропусклар бирергә мәҗбүр итте.
Режимны катгыйлату байтак бәхәсләр уятты, әлбәттә. Күпләр яңа кагыйдәләрне конкрет тормыш очракларына туры китерергә тырышты. Мисал өчен, авылда яшәүче өлкәннәр йортларыннан ерак урнашкан умарталыклары белән нишләргә аптыраган. Шулай ук белешмәсе булмаган иренә хатынын (ә аңа эштән белешмә биргәннәр) машинада эшкә илтергә ярыймы дигән сораулар барлыкка килде.
Бу мәсьәләгә БР Башлыгының дәүләт-хокукый идарәсе начальнигы Азат Галин җавап бирергә тырышты. Ул машинада йөргән һәркемнең пропускысы булырга тиеш дип белдерде. Авыл хуҗалыгына килгәндә исә, 65 яшьтән өлкәнрәк умартачыларга арытаба да өйдә утырырга, ә эшлисе эшләрен коллегалары яисә туганнарына йөкләргә тәкъдим итте. Аннары идарә начальнигы бер указда тормышның бар якларын да искә алу мөмкин түгел диде, шуңа властьлар даими рәвештә төзәтмәләр һәм искәрмәләр кертмәячәк.