Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2020, 16:55

Күбрәк чүпли башлаганбыз

Республика халкы үзвакытында чыгарылмаган чүп-чарга зарлануын дәвам итә.

Башкортстанда үзизоляция вакытында чүп чыгару 50-70 процентка арткан, диләр төбәк операторлары.
Үзизоляциягә киткән халыкның чүп-чарны күбрәк чыгара башлавы аңлашыла инде. Ләкин ул вакытында читкә чыгарыламы соң? Сораулар, хәл ителәсе мәсьәләләр куп җыелган.
Каты көнкүреш калдыкларын түккән өчен гражданнардан акча җыю мәсьәләсе дә кискен тора. Апрельдә төбәк операторлары республика халкыннан мартка караганда ике тапкырга азрак акча җыйган. Кризис аркасында кешеләрнең түләү дисциплинасы тагын да начараерга мөмкин, диләр белгечләр.
Төбәк операторларының бензинга, техникаларны санитар эшкәртүгә, персоналга дезинфекцияләүче чаралар сатып алуга чыгымнары арткан.
10 апрельдә Хөкүмәт премьеры Михаил Мишустин төбәк операторларына ярдәм күрсәтү турында карарга кул куйган иде. Бу җәһәттән барлыгы 9 млрд сумлап акча бүләргә планлаштыралар. 3 ай дәвамында төбәк операторлары “выручка”дан 20 процентнын үзләренә алачак. Халык өчен тарифларда бу хәл чагылмаячак, акчалар коронавирус шартларында үзизоляция режимындагы предприятиеләрнең төшеп калган керемен компенсацияләүгә китәчәк.
Ә әлегә республика халкы үзвакытында чыгарылмаган чүп-чарга зарлануын дәвам итә. “Инцидент-менеджмент” системасына бу җәһәттән аһ-зарлар күп килә. Чүп чыгару белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен республикада “RM: контейнер мәйданчыклары” мониторинг системасы булдырылды. Төбәк операторларының чүп чыгару буенча эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат шунда килә.

Фото: «Башинформ».

Чыганак: «Башинформ».

Читайте нас: