Дәүләт Думасы Гражданнар кодексына үзгәрешләр кертү проектын әзерләде, ул күрше участокка комачаулаган биналарны җимерергә мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт төзелеше һәм законнар буенча комитет рәисе Павел Крашенинников Российская газетасына биргән интервьюсында, Гражданнар кодексына үзгәрешләр кертү проекты турында сөйләде.
"Проект нигезендә, күрше җиргә йогынты ясаячак корылмалар төзү һәм яктылыкны капларлык зур агачлар утырту тыела. Кешеләр күрше участок хуҗасыннан үз җирләренә яктылык төшүне дә үзгәртмәскә таләп итәргә хокуклы,"- диде Павел Крашенинников.
Проектта, хәтта күрше участокка төшкән агач җимешләрен кем җыярга хокуклы икәне дә ачыклап язылачак, дип билгеләп үтте Дума комитеты башлыгы. “Шуңа күрә хәзер күрше мөнәсәбәтләрен көйләүче кагыйдәләр барлыкка киләчәк һәм алар нигезендә суд практикасы эшләнәчәк. Хәтта күрше бакчасына төшкән агач җимешләрен кем җыярга хокуклы икәне дә.”, - диде Павел Крашенинников.
Проект турында җәмәгать фикер алышуларыннан соң, икенче укуга әзерлек башланачак.