Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 13:15

ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләр автомат рәвештә озайтыла

Русиянең Төзелеш министрлыгы илнең Хезмәт министрлыгы белән берлектә, гражданнарга ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләрне автомат рәвештә озайтырга мөмкинлек бирүче карар әзерләгән...

Русиянең Төзелеш министрлыгы илнең Хезмәт министрлыгы белән берлектә, гражданнарга ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләрне автомат рәвештә озайтырга мөмкинлек бирүче карар әзерләгән. Документ 2 апрельдә РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Бу чаралар Башкортстанда да гамәлдә булачак.
Түләү алучы гражданнар социаль яклау органнарына шәхсән килергә һәм субсидия алу хокукын раслаучы документлар тапшырырга тиеш түгел. Түләү алу мөмкинлеге автомат рәвештә озайтыла. Документта озайтыла торган субсидиягә төзәтмәләр кертү очраклары, шулай ук аны исәпләү үзенчәлекләре язылган.
Моннан тыш, ТКХ һәм торак өчен түләүгә субсидияләр бирү кагыйдәләре дә үзгәрә. Түләүләр алу өчен тапшырырга кирәкле документлар саны кими.
Читайте нас: